Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанка егете Илдар Моисеев аягында снаряд кыйпылчыгы йөртә

Чечен республикасында хәрби бәрелешләрдә яраланган Илдар Моисеев әле дә аягында снаряд кыйпылчыклары йөртә. Чын сугышта катнашкан, һәр көнне үлем белән күзгә-күз очрашкан якташыбыз "Батырлык" ордены белән дә бүләкләнгән. Районның әлеге сугышта катнашып мондый бүләк иясе булган бердәнбер исән якташыбыз ул. Дөрес, Керкәледән Илдар Ногманов, Бәркәтәдән Фәргать Шакирҗанов, Иске Кадидан Илсур...

Чечен республикасында хәрби бәрелешләрдә яраланган Илдар Моисеев әле дә аягында снаряд кыйпылчыклары йөртә. Чын сугышта катнашкан, һәр көнне үлем белән күзгә-күз очрашкан якташыбыз "Батырлык" ордены белән дә бүләкләнгән.

Районның әлеге сугышта катнашып мондый бүләк иясе булган бердәнбер исән якташыбыз ул. Дөрес, Керкәледән Илдар Ногманов, Бәркәтәдән Фәргать Шакирҗанов, Иске Кадидан Илсур Җаббаровлар да "Батырлык" ордены белән бүләкләнгән, тик үлгәннән соң.
Илдар Нургали улын нәкъ 20 ел элек, 1994 елның 21 декабрендә хәрби хезмәткә чакыралар. Һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән 18 яшьлек егет бик теләп армиягә китә.
-Казанда, хәрби комиссариатта башта Байконурга алып китәләр, диделәр. Ә берничә көннән паспортларны җыеп алдылар да, поезд белән озаттылар. Кая барганны белмәдек, - дип искә ала Илдар бу көннәрне. - Өч тәүлектән соң Владикавказга барып җиттек.
Монда хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, 9 май көнне, яшь солдатларны автомашиналар белән алып китәләр. Алар Чечен республикасы территориясендә ялан кырда палаткаларда, землянкаларда яшиләр. Окоплар казыйлар, хәрби операцияләрдә катнашалар. Ул снайпер булып хезмәт итә.
Кавказда өйрәнүләр вакытында хатлар еш йөри. Әти-әниләре дә уллары хакында белеп тора. Ә менә Чечняга кергәч, язышулар сирәгәя.
-Без, 18-19 яшьлек егетләр, тәҗрибәле боевикларга каршы сугыштык. 1996 елның февралендә Серноворск авылын азат иткәндә аягым яраланды, - ди И.Моисеев.- Шок хәлендә авырту да сизмәдем, хәтта госпитальгә барудан да баш тарттым. Тагын биш хезмәттәшем дә яраланган иде, бәхеткә, барыбыз да исән калдык.
Якташыбызга беренче операция Владикавказда ясала, ике атнадан соң аны Мәскәүгә озаталар. Һәм тагын бер операция.
-Госпитальдә ятканда өйгә хат язмадым, аякка баскач кына телефоннан шалтыратып хәлемне сөйләдем,- ди Илдар Нургали улы. - Шуннан соң әти белән әни Мәскәүгә госпитальгә килделәр.
Яраларын дәвалагач, Илдар март ахырында кабат частена кайтып хезмәтен дәвам итә, отпускада да була. 1996 елның октябрендә туган ягына кайта һәм янгын частена эшкә урнаша. Инде 18 ел биредә ул, бүген бүлекчә командиры вазифасында.
Алар-районнан бергә киткән җиде егет тә Чечняга эләгә, Татарстаннан да солдатлар күп була. Бүген дә хезмәттәшләр элемтәне өзмиләр. Казанкадагы служагы Борис Назаров белән Илдар туганнар кебек. Яралангач беренче ярдәм кулы сузучы да ул булган.
-Борисның туган көненә баргач, булачак хатыным белән таныштым, ә дустым аның сеңелесенә өйләнде. Без хәзер баҗайлар,- ди Илдар.
И.Моисеев хезмәт вакытын искә төшерергә, күп сөйләргә яратмый. Анда күргәннәре төшләренә кереп тә йөдәткән, хәзер сирәгәйгән инде.
11 декабрьдә РФ Хәрби көчләренең Чечен республикасы территориясендә контртеррорчылык операциясе үткәрүнең 20 еллыгын билгеләп үтелә. Хәзер Чечняда хезмәт итүчеләрнең дә үз көннәре була, 11 декабрь алар өчен - бәйрәм.
Бу уңайдан ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин әлеге операция ветераны Илдар Моисеевка юбилей медале дә тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанка солдатлар чечня Байконур

2
X