Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанка авылында Хмелевлар бакча җиләге үстерү эшенә дә алынганнар

Казанка авылында яшәүче Хмелевларның бакчаларында өч мең төптән күбрәк бакча җиләге үсә. Быел алар янәшәсенә тагын мең төп үсенте утыртырга планлыйлар.

- Бакча җиләге үстерү белән 4-5 ел шөгыльләнәм, тик аның мәйданы зур түгел иде. Күршедәге бакчаның буш ятуын белгәч, шунда җиләк үстерү теләге туды, - диде Евгения Хмелева. – Ике ел элек шул бакчаны эшкәртеп яртысына җиләк, икенче өлешенә сарымсак утырттык. Җиләк үсентеләрен почта аша яздырып та кайтарттым, үзебезнең бакчадагылары да шунда урын алды.

Үткән ел сарымсак уңышы җыеп алынгач, ул мәйданга да җиләк утырталар. Алар бик матур тамыр җибәргәннәр. Быел һава торышы бакча җиләге өчен дә уңай килмәде, Хмелевлар шулай да 15 чиләк уңыш алганнар, үткән ел шуның яртысыннан да 30 чиләк җиләк җыйган булганнар.

- Уңышның күп өлешен үзебезгә калдырабыз, зур гаиәбез белән кыш буе витаминлы, химикатлар кермәгән җиләк кайнатмасы ашыйбыз, - ди әңгәмәдәшем. – Дусларга, туганнарга да таратабыз. Быел җиләкләр чәчәк атканда суыклар булды, аннан соң төннәр дә салкынчы торды. Бу аларга үсәргә нык комачаулады.

Тырыш бакчачы җиләк кайнатмасы ясау ысулын да тәкъдим итте: Җиләкнең бер өлешенә шикәр комы кушып, иттарткыч аша уздырырга, яки блендер белән болгатырга. Шул сиропка калган җиләкләрне кушып бутарга һәм контейнерларга салып туңдыргычка куярга.

Бик тәмле икән, мондый җиләктән без дә авыз иттек.

Җиләк су ярата торган үсемлек, Хмелевлар аның да җаен тапканнар, сугару җайланмасын үзләре ясаган, ә суны коедан кудыралар.

Хәзер инде уңыш җыелып беткән, аларны кышкылыкка әзерләү, яңа үсентеләр утырту вакыты җитә. Евгения Николаевна бу эшкә июль ахыры - август башларында керешә.

- Секатор ярдәмендә үсентеләрнең яфракларын кисеп чыгам, ә яхшы мыекчаларны утырту өчен кулланам. Яфракларны кисүне бик иртә дә эшләмәскә, соңга да калдырырга ярамый, үсемлекләр кышкы вакытка әзерләнә башлый. Төрле авырулары, бөҗәкләре калмасын өчен, яфракларын җыеп алабыз. Быел корткычларга каршы препарат белән эшкәртергә уйлыйм. Нәрсә кулланырга кирәклеген Интернеттан карыйм, - ди бакчачы. – Аннан соң рәт араларына черемә (перегной) таратып, матыйк белән йомшартабыз. Җиләкләр кышка кергәндә дымга туенып калырга тиеш, яңгырлар җитәрлек булмаса аларны нык сугарырга кирәк.

Якташыбыздан үсентеләрне утырту серләре белән дә кызыксындым. Алда әйткәнчә, ул нык мыекчаларны сайлап ала. Йомшак итеп эшкәртелгән, быел сарымсак үскән участокка утырта ул җиләкләрне. Үсенте утыртылачак чокырга күп итеп су сала - җир тулысынча дым белән туенырга тиеш, шунда ук черемә һәм көл дә өсти. Үсентеләр тамыр җибәргәнче, гомумән, суны күп сибәргә кирәк.

- Җиләк дүрт елдан соң картая, мин шулай әкренләп яңартырга планлыйм, Чәчү әйләнеше ясап, сарымсак белән чиратлаштырам, - ди Евгения Николаевна. – Язга чыгу белән җиләкләрнең яфракларын кабат кисеп алам, алар яшь яфраклар чыгарып үсеп китә. Җиләк уңсын өчен җылы һәм дым кирәк.

Евгения язын аларны йод, бор кислотасы, нашатырь спирты, марганцовканы суга салып махсус катнашма ясап эшкәртә.

-  Экологик чиста булсын өчен химикатлар кулланмаска тырышам, иң яхшы ашлама - черемә, - ди бакчачы.

Хмелевларның хуҗалыклары зур, савым сыерлары гына да 15 баш. Бакчада бәрәңге чөгендер, кабак, суган, сарымсак, кишерен дә мулдан үстерәләр. Кыскасы, эш күп. Евгения Николаевна Чирмешән урман хуҗалыгында инженер, ире Николай Александровичка үзләренең зур хуҗалыкларында да эш күп.

- Иртән торып малларны савып, көтүгә озаткач, эшкә киткәнче бераз вакыт кала. Шунда бакчага чыгам. Эшкә киткәнче, шунда ял итәм, - дип елмая әңгәмәдәшем. – Балалар да нык булыша, дүрт яшьлек улыбыз да бакчада чүп утый.

Сүз уңаеннан, Хмелевлар гаиләсендә алты бала.

 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев