Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармышта укыткан мөгаллимәне бер дә онытмыйлар

Бүген Лениногорск районының Иштирәк авылында яшәүче Наилә Фәсхетдинова, ире белән, Кармышта 50 еллар элек укыткан, хөрмәтле, үз эшен яхшы белүче белгеч булган. Институттан соң, берничә ел гына белем биргәннәр алар монда.

- Ул минем дә беренче укытучым, - ди бүген Түбән Камада яшәүче якташыбыз Фәгыйль Гатиятов. – Наилә апаны бер дә онытмыйбыз, хәлен белеп торабыз.

Шушы көннәрдә Фәгыйль Әбүбәкер улы кабат элеккеге укытучысы белән күрешкән, 80 яшьлек ветеранга, сыйныфташлары исеменнән котлап, истәлек бүләге тапшырган.

- Наилә апаның кызы Алсу белән 49 ел күрешмәгән идек, Иштирәккә бу баруымда, юбилейда аны да күрү насыйп булды, - ди Фагыйль Гатиятов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев