Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш кызы халыкара олимпиадада Гран-прига лаек булган

Лилия әлеге бәйгедә инде өченче ел рәттән катнаша. Узган елларны да ул яхшы белемен күрсәтеп, призлы урыннар яулаган иде.

Быелгы олимпиада Россиянең 26 төбәгеннән – 191 һәм  15 ләп чит илдән - 50гә якын, Татарстаннан 250 кеше катнашкан.

Фән бәйгесендә катнашучылар өчен төрле кызыклы чаралар оештырганнар, экскурсияләр үткәргәннәр. Чит илләрдән дә катнашучылар күп булган.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә булган. Лилия башкаладан республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамотасы һәм һәм кыйммәтле бүләк алып булып кайткан. Якташыбыз башка фәннәрдән дә гел бишлегә генә укый. Мәктәп тормышында актив катнаша, район чараларында да чыгыш ясый, быел “Йолдызлык” фестиваленда да танылды, “Конферанс” номинациясендә призлы урынга лаек булды.

Татар-Информ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы Гулия апа и Шаукат абый: шундый шэп тэрбия бирделэр ике кызларына да!!!