Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш авылыннан Бибисара әбигә 90 яшь тулды

Кармыш авылында гомер итүче, шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Бибисара әби һәр кунакны чәй эчертми җибәрми, бик юмарт кеше. -Шушы яшькә җитеп, кадер-хөрмәттә яшәү, ул, кызым, зур бәхет,- ди ул. Сәлмановлар йортында дүрт буын вәкилләре бергә гомер итә. -Әни бик әйбәт кеше. Аллага шөкер, яхшы яшәдек, - ди Бибисара...

Кармыш авылында гомер итүче, шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Бибисара әби һәр кунакны чәй эчертми җибәрми, бик юмарт кеше.

-Шушы яшькә җитеп, кадер-хөрмәттә яшәү, ул, кызым, зур бәхет,- ди ул.
Сәлмановлар йортында дүрт буын вәкилләре бергә гомер итә.
-Әни бик әйбәт кеше. Аллага шөкер, яхшы яшәдек, - ди Бибисара әби белән бергә 33 ел гомер иткән килене Хәлимә апа (аның ире Йосыф берничә ел элек вафат булган).
-Әни ике баламны да үстерде дип була. Мин бит фельдшер булып эшлим, иртә китәм, кич кайтам. Ял юк, бәйрәм юк. Төнлә дә чакырталар. Балалар гел әбиләре белән калды.
Хәлимә апаның улы Илшат бәхет эзләп читкә китмәгән. Казан кызы Наилә белән гаилә корып, әбисе, әнисе янында яшәргә калган. Аларның да ике балалары үсеп килә.
Алты бала әнисе Бибисара әбинең бүген 14 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
Ул гомер буе колхозда хезмәт куйган, терлекчелектә дә эшләгән, кая кушканнар, шунда барган. Аш-суга оста Бибисара авылдашларына мәҗлесләргә бавырсак пешереп, ипи салып биргән.
-Әни бик юмарт кеше ул, - ди Хәлимә апа. -Өйгә кергән кешене кем, нинди милләттән булуына карамастан, чәй эчертеп, ашатып чыгара.
Якташыбыз Бибисара әбигә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, торак шартларын яхшыртуга субсидия дә бирелгән.
Юбилярны район Советы һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә котлады. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Наил Зарипов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карамышево