Чирмешән районының икътисади хәлен Президент та мактамады
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район Советының чираттагы кырык алтынчы утырышында катнашып, узган еллардагы эшебезгә ничек бәя бирергә дә белмәде. Күрсәткечләребез, аеруча авыл хуҗалыгында, икътисадта, әлләкем булмагач, мактау көтмәдек тә.
-Мондагы хакимият актив эшли, нәтиҗәләр дә күренә, әмма сездә товар юк, демографик хәл тискәре, яшьләр читкә китә,- диде ул. -Сез...