Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Залаевлар чиләкләп җиләк җыя

Бүген һәр бакчада диярлек виктория җиләге үстерәләр. Әмма кайберәүләр зур участоктан да аз гына уңыш алса, башкалар кечкенә генә җирдән дә чиләкләп җиләк җыя. Кара Чишмәдә яшәүче Миңнегөл һәм Рөстәм Залаевларның бакчасындагы виктория җиләген күргәч исем китте. Куе яфрак арасында эре - эре җиләкләр пешә. Мөгаен, һәр тамырдан бер чиләк...

Бүген һәр бакчада диярлек виктория җиләге үстерәләр. Әмма кайберәүләр зур участоктан да аз гына уңыш алса, башкалар кечкенә генә җирдән дә чиләкләп җиләк җыя. Кара Чишмәдә яшәүче Миңнегөл һәм Рөстәм Залаевларның бакчасындагы виктория җиләген күргәч исем китте.

Куе яфрак арасында эре - эре җиләкләр пешә. Мөгаен, һәр тамырдан бер чиләк чыгадыр. Җиләк түтәлләре арасында бер чүп үләне күрмәссең. Җиләкне дә шулай үстереп була икән!
Миңнегөл Залаева
-Уңыш яхшы, - ди Миңнегөл апа. - Әмма аның өчен нык тырышырга кирәк. Мул уңышка өметләнәсең икән, иң мөһиме - вакытында мыекчаларын өзү. Аннан соң инде өстәмә тукландыру турында да онытырга ярамый. Мин түтәлләр арасына черемә кертәм. Тавык тизәге дә яхшы нәтиҗә бирә. Ләкин аның белән сак эш итәргә. Үсемлекләргә тидермичә, рәт араларына гына салып, туфракны казып чыгарга. Яз көне җиләк участогына көл сибәргә ярый, ул төрле бәҗәкләрдән котылырга ярдәм итә.
Миңнегөл апа җиләктән кайнатма да ясый, компотларга да өсти, кышка да туңдыра икән.
-Кайнатма өчен җиләкне блендер белән генә ваклап, шикәр комы өстәп, аны эретер өчен генә, кыска вакытка гына газга куеп алам, - ди хуҗабикә. - Майонез чиләкләренә тутырып туңдырам. Кыш көне дә ул бик тәмле, түтәлдән өзгән кебек була.
Сүз уңаеннан, табиблар җәй көне бер кешегә 10 килограмм җиләк ашарга киңәш итәләр. Бакча җиләге составында организмга бик кирәк йод һәм фолий кислотасы, шулай ук С витамины һәм микроэлементлар (кальций, калий, магний, тимер тозлары) бар .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә Залаев Виктория