Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Әбзүния әбигә Россия Президентының Котлау хаты тапшырылды

Кара Чишмә авылында гомер итүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Әбзүния Хөснелгатинага 90 яшь тулды. Әбзүния әби Югары Кәминкә авылында ишле гаиләдә үсә. Сугышка кадәр колхозда эшли башлый. Ирләр сугышка китеп беткәч, ул да, башка хатын - кызлар кебек, иң авыр эшләрне башкара. -16 яшь тә тулмаган иде, Тәтеш районына, Тархан...

Кара Чишмә авылында гомер итүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Әбзүния Хөснелгатинага 90 яшь тулды.

Әбзүния әби Югары Кәминкә авылында ишле гаиләдә үсә. Сугышка кадәр колхозда эшли башлый. Ирләр сугышка китеп беткәч, ул да, башка хатын - кызлар кебек, иң авыр эшләрне башкара.
-16 яшь тә тулмаган иде, Тәтеш районына, Тархан урманнарына урман кисәргә җибәрделәр, - дип искә алды үткәннәрне Әбзүния әби.- Яшүсмер кызлар, калын - калын бүрәнәләр күтәреп, анда блиндажлар төзегән идек.
1947нче елны ул Кара Чишмә авылына, Әхмәтгата исемле фронтовикка тормышка чыга. Алар 30 ел бергә гомер итеп, биш бала үстерәләр. 1977нче елда ире дөнья куя. Әбзүния әбигә ана хәсрәте дә күрергә яза, ул ике улын җирли. Якташыбыз гомере буе колхозда төрле урыннарда хезмәт куя, озак еллар куян фермасында эшләп лаеклы ялга чыга. Тырыш , эшен җиренә җиткереп башкаручы Әбзүния әби "Коммунистик хезмәт ударнигы" һәм "Мактаулы колхозчы" исемнәренә дә лаек була.
-Авырлыкларны, кайгы - хәсрәтне күп күрдек, алар бер китап язарлык, - ди юбиляр. - Кара Чишмәдә 69 ел яшим, шул вакытта өч йорт салып чыктык.
Бүген әби улы Минсәгыйт һәм килене Венера белән, алар тәрбиясендә гомер кичерә.
-Без энебезгә һәм Венерага бик рәхмәтле, - ди әнисенең юбилеена кайткан кызы Саимә.- Алар әнигә кадер - хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Бу йортта аның урыны түрдә.
Әбзүния әбине олы юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналар да котлады. Кунаклар аңа Россия Президентының Котлау хаты һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар. Сүз уңаеннан, Әбзүния әби районда март аенда 90 яшен билгеләүче бердәнбер юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә котлау Юбилярлар