Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдә суган уңышын җыялар

Кара Чишмәдә яшәүче Шәйхетдиновлар суган уңышын җыеп та алганнар. -Без, нигездә, суганны август башында йолкып, 10 августка эшне төгәлләп, бахатай уздыра идек, - ди Кайнә апа Шәйхетдинова. - Быел ул ике атнага иртәрәк өлгерде. Явым - төшем, җылы һава килеште аңа. Соңгы елларда орлыклык суганны күбрәк үстерәбез. Аңа сорау да...

Кара Чишмәдә яшәүче Шәйхетдиновлар суган уңышын җыеп та алганнар.

-Без, нигездә, суганны август башында йолкып, 10 августка эшне төгәлләп, бахатай уздыра идек, - ди Кайнә апа Шәйхетдинова. - Быел ул ике атнага иртәрәк өлгерде. Явым - төшем, җылы һава килеште аңа. Соңгы елларда орлыклык суганны күбрәк үстерәбез. Аңа сорау да бар. Яз көне 40 мең сумлык саткан идек. Быел да шул чама бар. Орлык суганын әүвәл бәйләм-бәйләм ясап, җилләтелә торган урында киптерәбез, аннан соң капчыкларга тутырып, өйдә саклыйбыз.
Яз көне шәһәргә алып барып сатабыз. Ә менә эре суганны хәзер инде җыючы юк, бәясе дә түбән, аны үзебез өчен генә үстерәбез.
Шәйхетдиновлар яшелчә генә үстермиләр, аларның йорт тирәләре дә урамга ямь биреп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә суган