Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә егете элиталы гаскәрләрдә хезмәт итә

Кара Чишмәдә туып-үскән Илмир Гозәеров армиягә үзе теләп киткән. Бүген ул Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотында хезмәт итә. Аның абыйсы Илнур да солдатта булып кайткан. -Улым белән телефоннан даими сөйләшеп торабыз. Аның зарланганы юк, яхшы ашаталар, кыерсытмыйлар, ди. Илмир диңгез пехотасының десант-штурм ротасында хезмәт итә,-ди әнисе Шәфыйка. -Ә анда таләпләр...

Кара Чишмәдә туып-үскән Илмир Гозәеров армиягә үзе теләп киткән.

Бүген ул Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотында хезмәт итә. Аның абыйсы Илнур да солдатта булып кайткан.
-Улым белән телефоннан даими сөйләшеп торабыз. Аның зарланганы юк, яхшы ашаталар, кыерсытмыйлар, ди. Илмир диңгез пехотасының десант-штурм ротасында хезмәт итә,-ди әнисе Шәфыйка. -Ә анда таләпләр кискен. Соңгы вакытта, Украинада булган вакыйгалар уңаеннан, аларны да казармалардан чыгарганнар. Хәзер полигонда палаткаларда тулы сугышчан әзерлектә яшиләр икән. Билгеле, күңел тыныч түгел.
Илмирның хезмәте агымдагы елның июнь аенда тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә