Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмештән Зәйнәп әбигә 90 тулды

Зәйнәп әби Исхакованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе Наил Зарипов та котлады, бүләкләрен тапшырды. Тормыш авырлыкларын байтак күргән әбинең бүген инде сәламәтлеге мактанырлык түгел, ишетүе-күрүе начаррак, ә зиһене яхшы әле. Урманасты Үтәмештә туып үскән, шунда ире Шакир белән гомер итеп җиде бала тәрбияләгән Зәйнәп әби бүген олы кызы Мөхтәридә,...

Зәйнәп әби Исхакованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчесе Наил Зарипов та котлады, бүләкләрен тапшырды.

Тормыш авырлыкларын байтак күргән әбинең бүген инде сәламәтлеге мактанырлык түгел, ишетүе-күрүе начаррак, ә зиһене яхшы әле. Урманасты Үтәмештә туып үскән, шунда ире Шакир белән гомер итеп җиде бала тәрбияләгән Зәйнәп әби бүген олы кызы Мөхтәридә, кияве Рәшит карамагында гомер кичерә.
-Әни үз бүлмәсенә әтинең рәсемнәрен элеп куйды, шуңа карап, аның белән сөйләшеп утыра, "мине калдырып киттең" дип кайчак үзен тиргәп тә ала,- ди Мөхтәридә апа.
Алар ире белән бер авылныкы. Зәйнәпне - бердәнбер кызны әти-әнисе кадерләп, бик саклап үстергән. Шулай да ул авылның чибәр егете, гармунчы Шакир белән очрашырга мөмкинлек таба. Яшьләрнең кавышуына сугыш аяк чала.
-Мин аны җиде ел көттем,- дип сөйли Зәйнәп апа. - Ул миңа фронттан хатлар язды, шунда зәңгәр чәчәк куеп, шигырьләр дә язып җибәрә иде. Аллага шөкер, исән-сау кайтты.
Алар 1950 нче елны кушылалар. Бер-бер артлы җиде бала туа. Беренчеләре Мөхтәридә белән Мөхтәр - игезәкләр.
-Безнең әни оста тегүче иде. Безгә киемнәрне дә үзе тегеп кидерде,- ди Мөхтәр абый. - Аңа күрше авыллардан да заказлар бирәләр иде. Әле тегү машинасын берничә ел элек кенә җыештырып куйдык.
-Аллага шөкер, балаларым бик акыллы булдылар. Йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Хәзер дә кызыма, киявемә рәхмәт, кадер-хөрмәттә яшим,"- дип әби барысының да гаиләсенә дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш