Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш егете Президент белән очрашкан

Күптән түгел безнең районга эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рязань югары һава-десант командалык училищесы курсанты, якташыбыз Нариман Сваровский белән аралашырга да вакыт тапты. Чирмешәндә ачылган мәдәни үзәкне карап йөргәндә республика җитәкчесе төз гәүдәле, хәрби формадагы егеткә игътибар итеп, аны үзе янына дәшеп ала. -Әлбәттә, бу минем өчен...

Күптән түгел безнең районга эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рязань югары һава-десант командалык училищесы курсанты, якташыбыз Нариман Сваровский белән аралашырга да вакыт тапты.

Чирмешәндә ачылган мәдәни үзәкне карап йөргәндә республика җитәкчесе төз гәүдәле, хәрби формадагы егеткә игътибар итеп, аны үзе янына дәшеп ала.
-Әлбәттә, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды, - ди булачак офицер-десантчы Нариман. - Мин Иске Үтәмешкә ялга кайттым. Үзәк ачу тантанасын күрергә, үзем укыган кадет мәктәп-интернатына кереп чыгармын дигән идем. Президентның вакыты тыгыз, минутлап бүленгәнен беләм, әмма ул минем белән сөйләшергә вакыт тапты. Үзем белән таныштыргач, мин Рөстәм Нургалиевичтан, кадет мәктәп-интернатын ремонтларга, төзекләндерергә ярдәм сорадым. Ул булышырга вәгъдә итте. Берничә сәгатьтән Президент аппаратыннан мәктәптә башкарылырга тиешле эшләрне караячаклар һәм тиешле чаралар күреләчәк дип хәбәр иттеләр. Рәхмәт Президентка.
Нариман Сваровский - Чирмешән кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган, хәзер ул Рязаньдагы данлыклы хәрби училищеда укый.
Чирмешәндә алган белемнәре якташыбызга анда бик ярап куйган. Шуның өчен Нариманның үз мәктәбенә булышасы килә, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләргә тырыша. Аның үтенече буенча, Рязань югары һава-десант училищесы безнең интернат-мәктәпкә 40 мең сумга кирәк-яраклар, спорт җиһазлары һәм дәреслекләр алып биргән.
-"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясен бик кирәк дип саныйм, - ди Нариман. - Элеккеге укучылар кайда гына укысалар, эшләсәләр дә, үзләре укыган мәктәпләрен, кече Ватаннарын онытмаска тиешләр. Кечкенә генә ярдәм дә артык түгел.
Фото из архива Наримана Сваровского.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш Татарстан Президенты