Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш егете армиядә белем алырга хыяллана

Самарада танк батальонында килешү буенча хезмәт итүче якташыбыз - Иске Үтәмеш егете Тимур Сваровский чираттагы ялга кайткан. Биредә аны әнисе көтеп тора. 9 классны тәмамлаган егет Екатеринбург медицина училищесында укуын дәвам итә. -Бертуган энемне 11 классны бетерүгә армиягә алдылар. Энем дә киткәч, минем дә ил алдындагы бурычымны үтисем килде, 3...

Самарада танк батальонында килешү буенча хезмәт итүче якташыбыз - Иске Үтәмеш егете Тимур Сваровский чираттагы ялга кайткан. Биредә аны әнисе көтеп тора.

9 классны тәмамлаган егет Екатеринбург медицина училищесында укуын дәвам итә.
-Бертуган энемне 11 классны бетерүгә армиягә алдылар. Энем дә киткәч, минем дә ил алдындагы бурычымны үтисем килде, 3 курсны тәмамлагач, үз теләгем белән хезмәткә киттем, - ди Тимур Анатольевич, - Армиядән соң Шентала медицина училищесын тәмамладым.
Тимур Мурманскида медротада хезмәт итә. Монда аңа бик ошый. Бер ел вакыт сизелми дә үтте, дип искә ала якташыбыз.
Кулына медбрат дипломы алган егет озак уйлап тормыйча, хәрби комиссариатка барып, килешү буенча хезмәткә алуларын сорый. Билгеле, бу юнәлешне сайлаган егеткә каршы килмиләр.
-Килешү буенча хезмәткә китеп һич ялгышмадым, ир-егет өчен аның уңай яклары күп. Сау-сәламәт егетләргә армиядән куркырга кирәкми. - ди Тимур. - Мин анда да үземнең белгечлек буенча хезмәт итәм, һөнәремне бик яратам. Техникада казынуга караганда, медицина өлкәсе күбрәк ошый. Әле хезмәтемә бер генә ел була, инде килешүне тагын озайту нияте белән йөрим.
Тимурның хыяллары, теләкләре зурдан, ул быел медицина академиясенә дә укырга керергә тели.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Үтәмеш контрактник