Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан Хаҗия апа - сабыр кайнана

Иске Кади авылында килен - кайнана белән бергә яшәүче, үрнәк, тату гаиләләр бик күп. Гыймрановлар гаиләсе шундыйларның берсе. Хаҗия апа килене Гөлия белән инде 25 ел бергә гомер кичерә. -Үзем дә 40 ел кайнана белән тордым, ни икәнен яхшы беләм, шуңадырмы, бер дә тавышланмадык, яхшы яшибез. Аннан соң бит Гөлиябез...

Иске Кади авылында килен - кайнана белән бергә яшәүче, үрнәк, тату гаиләләр бик күп. Гыймрановлар гаиләсе шундыйларның берсе.

Хаҗия апа килене Гөлия белән инде 25 ел бергә гомер кичерә.
-Үзем дә 40 ел кайнана белән тордым, ни икәнен яхшы беләм, шуңадырмы, бер дә тавышланмадык, яхшы яшибез. Аннан соң бит Гөлиябез дә сабыр, уңган, гади, кешелекле, - дип мактап алды кайнана киленен. - Ул килен булып төшкәндә, әле үземнең кайнанам да исән иде. Аны тагын ун ел бергә карап, соңгы юлга озаттык.
Юкка гына килен - кайнана туфрагыннан димиләр. Хаҗия апа үзе дә ягымлы, көләч йөзле, мөлаем кеше. Шушы көннәрдә генә 80 яшен тутыруына карамастан, бер минутын да эшсез уздырмый. Мин килеп кергәндә дә, суган орлыгын чистартып утыра иде. Сүз уңаеннан, сатарга әзерлиләр икән, узган елны да 3 тонна суган орлыгы саткан булганнар.
Элек тә бер дә кул кушырып утырырга яратмаган Хаҗия апа. Колхоз эшенә дә йөрегән, кая кушсалар, шунда хезмәт куйган, өчешәр гектар чөгендер дә эшкәрткән. Белмәгән эше юк аның. Аның чиккән мендәр тышлары өйләренә ямь биреп тора, урамда кар ята, ә монда аллы - гөлле чәчәкләр күзләрне иркәли. Вакыты булганда Хаҗия апа әле ооекбашлар да бәйләп сата икән, аларны да бик теләп алалар.
-Кайчан кайтып керсәк тә, ишек ачык, ашарга әзер безнең, бик рәхәт, - ди Гөлия. - Әниебезгә рәхмәт. Ул безнең дүрт баланы да үстерде дип була. Аларда, әби янында, акыллы, эшкә өйрәнеп үстеләр.
Гөлия авыл мәдәният йортында эшләгән, аны җыр сөюче якташларыбыз да яхшы белә, ул концертларда еш катнаша, ире Рәмил - механизатор. Гыймрановлар йорт тутырып мал да асрыйлар- сыерлары, бозаулары да бар, җәен 30 баш каз бәпкәсе алып үстерәләр.
Төп нигезгә, әниләренең хәлен белергә, шәһәрдә яшәүче туганнары да еш кайта. Хаҗия апа ире Вәлиҗан белән (ул инде мәрхүм) алты бала үстерәләр. Барысы да тәрбияле, хезмәт сөючән, бүген инде аларның бишесенең үз гаиләләре, балалары бар. Хаҗия апага бала хәсрәте дә күрергә туры килә, улы Равил 17 яшендә чирләп вафат була.
Шунысы кызык, Гыймрановлар балаларының бөтенесенә "Р" хәрефеннән башлана торган - Ризида, Рәфис, Рәмил, Равил, Рәхилә, Рузилә исемнәре бирәләр. Гөлия белән Рәмил дә бу традицияне дәвам итәләр, балаларына Равилә, Раилә, Равил, Рәмзия дип исемнәр кушканнар.
Хаҗия апа үзе дә ишле гаиләдә туа. Балачагы сугыш һәм сугыш арты елларына туры килгән якташыбыз ач - ялангач көннәрен дә яхшы хәтерли.
-Җәй айларында әле түзәрлек иде, төрле үләннәр җыеп ашадык, ә менә кыш айларында инде авыррак булды, - дип искә алды балачагын Хәҗия апа.- Ә хәзер, Аллага шөкер, рәхәттә яшибез. Ходай исәнлектән генә аермасын.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Иске Кади авылыннан