Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадида яшәүче 95 яшьлек Зәйнәп әби гимнастика да ясый

Яшь чагында ул балта алып, анысын-монысын эшләп куя, кул арбаларын төзәтә, хәтта орчыкларга кадәр үзе ясый торган булган. "Балта эшендә безнең әни әтидән дә уздыра иде бугай", - дип шаярталар аның балалары. -Мин 1921 елда туганмын, ачлык елында. Әти шул вакытта каяндыр әпәй юллап, мәҗлес ясап, миңа исем куштырганнар. Кунаклар...

Яшь чагында ул балта алып, анысын-монысын эшләп куя, кул арбаларын төзәтә, хәтта орчыкларга кадәр үзе ясый торган булган. "Балта эшендә безнең әни әтидән дә уздыра иде бугай", - дип шаярталар аның балалары.

-Мин 1921 елда туганмын, ачлык елында. Әти шул вакытта каяндыр әпәй юллап, мәҗлес ясап, миңа исем куштырганнар. Кунаклар әпәйнең валчыгына кадәр ашап бетергәннәр, - дип сөйли бүгенге тормышка шөкер итеп, Иске Кадидан Зәйнәп әби Заһретдинова.
Июль башында аңа 95 яшь тулды. Аяклы тарих ул, барысын да яхшы хәтерли. Авыл тарихын язганда да, юкка гына аңа еш мөрәҗәгать итмәгәннәр инде.
Зәйнәп, 1939 елда армиягә китеп, аннан сугышны узып, 1948 елда гына авылга кайткан Исмәгыйльгә кияүгә чыга. Фронтовикның беренче хатыны үлгәннән соң, аннан бер яшь бала калган була. Зәйнәп шул сабыйны үстерә, үзе тагын тугыз бала таба. Бүген әбинең 21 оныгы, 25 оныкчыгы бар.
-Әйткәнебезчә, безнең әни агач эшеннән дә куркып тормый иде. Аның туганнары заманында тәгәрмәчләр сукканнар, чана, сандыклар ясаганнар. Ул бу эшләрне күреп, шуларга катышып үскән, - ди Чаллыдан әнисенең юбилеена кайткан кызы Гайшә апа. - Әле алай гына түгел, әти эштә вакытта мотоцикл ватылса, аны ничек төзәтергә икәнлеген малайларга өйрәтеп тора иде. Безне дә, оныкларын да шулай эшкә өйрәтеп үстерде. Берсендә, Чирмешәндә яшәүче энебез Әнвәр киленебез Румия белән Мәскәүгә кунакка киткәч, әни йорт карарга калды. Шунда ул оныкларын ияртеп, арба тартып, аэропорт ягына печәнгә чыккан, оныкларны чалгы тотарга, печән чабарга өйрәткән. 90 яшь иде аңа ул вакытта. Аллага шөкер, күз тимәсен инде, әни "законный" безнең.
Аш-суны да уңдырган Зәйнәп әби. Тегүгә оста булган. Бездә материал төргәге белән тора иде, диләр балалары.
95 яшен тутырган юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм Чирмешән муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләкләрен тапшырдылар. Бүген Зәйнәп әби кече улы Әсхәт, килене Рәмзия тәрбиясендә төп йортта яши.
-Аллага шөкер, олылыйлар. Бигрәк күп эшләдек бит. 20 яшьтә бабайлар белән беррәттән урман да кистек, кырда да эшләдек. Падишаларга рәхмәт, пенсия биреп торалар. Ил-көннәр тыныч булсын. Исәнлегем шөкер, башлардагы зиһенне генә алмасын инде раббым. Кул-аякларым оеса, Аллага рәхмәт әйтеп, бераз гимнастика ясап алам, - ди юбиляр Зәйнәп әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляры ачлык ел Зәйнәп апа