Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади халкы бу гаиләгә ялгызлыкны сиздерми

Ярый әле икәү без.

КамАЗ заводында дүрт ел электртөягечтә, сәүдә тармагында да эшләгән Гөлзидәне Иске Кадига ул вакытта затлы “Ниссан” автомобилендә алып кайталар. Машинаны кияүнең Әлмәттә яшәүче абыйсы юллаган. 

-Бик кыйбатка төштең син! – дип соңрак та, 26 ел элек булган бу хәлне елмаеп-көлеп искә төшерә Саим Ихтисамов.

Моңа кадәр авылда дусларының кавышу туйларында шаһит һәм шаһидә булган яшьләрнең үз туйлары атна буена сузыла. Икесе дә бер авылдан, туган-тумача күп, берсен дә калдырмыйлар.

Саим колхозда автомашина йөртә. Көн-төн эштә, мал азыгы, терлек, сөт, төзелеш материаллары да ташый. Гөлзидә бозаулар караган. Эш арасында беренче сөенечләрен - Илшатны алып кайталар. Абзар тутырып мал асрауны да авырсынмый алар. Унбер ел кайнана-кайната белән килешеп яшәгәннәр, аннары яңа урында үзләренә йорт салганнар.

Кызганыч,көйләнгән тормыш кителергә язган икән, нибары 49 яшендә Саимның йөрәге тибүдән туктый. Моңа кадәр пневмония белән авырый, инфаркт кичерә.

-Ирем тәрбияле, сабыр, ихлас кеше иде, - ди Гөлзидә Ихтисамова.

Сынау алай гына бетми, дуслары белән Светлогорскига барган бердәнбер уллары Илшат авариягә юлыга. Автомашинада әйләнеп капланганнар. 23 яшьлек Илшатны да әтисе янында җирлиләр. Югары уку йортында белем алучы, Яр Чаллыда эшләүче баһадир егет озакламый гаилә корырга җыенып йөргән.

-Аның кебек дөньяда булмагандыр, - ди Зәйтүнә әбисе. – Төпле, ярдәмчел иде, елмаеп кына торды.

Элек колхозда, мәктәптә дә хезмәт куйган 83 яшьлек Зәйтүнә Ихтисамова бүген килене Гөлзидә белән бик тату торалар.

-Йорт эшләренең авыры аңа инде, - ди кайнана кеше. –Рәхмәт, барына да өлгерә. Ачык йөзле, тәмле телле. Сүзгә килмибез, нәрсә бүлешергә соң? Киңәшмичә анда-монда бармый, эшне аермыйбыз. Дөрес, өй эчендә булдыра алганны үзем эшлим әле, Аллаһыга шөкер. Намаз укыйм, дисбе тартам. Буш арада бәйләүгә утырам. Менә үземә оекбашка тотындым. Никтер яшьләрнең генә андыйларга исе китми.

Иске Кыязлы кызы Зәйтүнә Иске Кадига, әнисе туган авылга моннан 70 ел чамасы элек килгән. Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган әтисен белми, хәтерләми, бер тапкыр да күрмәгән, хәтта фоторәсемен дә.

Улы Саим шикелле, ире – Әкрәм дә озак гомерле булмый, дүрт баласын ятим калдырып, 46 яшендә күзләрен йома. Тракторда эшләгән ул.

-Без гаиләдә 8 бала үстек, әби тәрбиясен дә күрдек, - ди Гөлзидә Габделхак кызы. –Шөкер, алтыбыз әле дә исән-сау. Кайнанам белән инде 27 ел бергә. Замана кешесе ул, аралашырга сүз табып була. Кирәк икән, кәрәзле телефоны бар. Кайтсам-китсәм, өйдә кеше бар, ишек ачык дип кинәнәм. Күршеләр дә яхшы, ярдәмчел безнең.

Гөлзидәнең күп вакытын алмадык. Эшле кеше ул. Ире төзетеп калдырган зур абзарларында “Кредит” белән “Лисичка” аны инде юксына да башлагандыр. Шундый исемле акыллы сыерларын вакытында, режим буенча карый. Тагын ике бозаулары да тиз көрәя.

Сәдакабыз булсын, диләр

Ихтисамовларда мал азыгына кытлык юк.

-Печәнне унар төргәк тә китерделәр. Бушлай, сәдака итеп. Алай гынамы, урнаштырып та калдыралар. Авылдашлар, туганнар, фермерлар, пай ияләре, иремне якын күргәннәр, сыйныфташлары -  бар да булыша, рәхмәт, - ди Гөлзидә Ихтисамова. –Бөртегебез дә бетеп тормый, аны ваклагычта үзем тарттырам. Иткә, сөткә кемгәдер бармыйбыз, үзебездән артканны сатабыз да. Аннан күпмедер керем була бит. Колхоз таралгач, авылда эш табу кыен хәзер. Шуңа күрә абзарда, бакчада үтә шактый гомер.

Аларның өйләрендә янәшә куелган зур ике кубокка да күзем төште. Әлеге бүләкләрне авыл яшьләре китергән икән. Ел саен, гыйнвар аенда, вакытсыз гомере өзелгән Илшат Ихтисамов истәлегенә футбол буенча ярыш оештыралар, ди. Әни кешенең моңа да күңеле була.

Бу йортта Мурзикка да рәхәт. Илшатның истәлеге ул, чиста, акыллы песи, ит кенә ашап тора.

-Автомашинагыз бармы? – дим Гөлзидәгә.

-Беренчесе иремнеке иде, аннары улым алды. Машина йөртергә правам юк шул. Яшьрәк чакта укырга калган икән. Ә болай транспортым бар – велосипедым җигелгән ат кебек, юлга чыгарга гел әзер, йомышка ярый. Аллаһыга шөкер, тормышыбыз көйләнгән, без икәү әле. Нишләтәсең, ирем, улым озын гомерле булмадылар, аларны искә алмаган көнебез юк.

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тә акыллы кешеләр алар.Дөрес язылган барысы да.Зәйтүнә апа белән Гөлзидә бер-берсенә терәк булып яшиләр.Үзләренә хәерле гомерләр телим,хәсрәт күрми,исәнлектә яшәсеннәр.