Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади укытучысы 62 сантиметр озынлыктагы кыяр үстергән

Иске Кади авылыннан Рәисә Вәлиуллина теплицасында биниһая озын, берсе хәтта 62 сантиметрга җиткән кыярлар үскән.

Мәктәптә 36 ел укыткан математика укытучысы шул, гигант яшелчәне линейка белән үлчәп, фотога да төшереп, теркәп куйган.

-“Император” сортлы, кытайныкы ул, орлыгын кызым алып кайткан иде.  Тәмле, йомшак кыяр, 62 сантиметрлысын өздек инде, салатка тоттык, ике көн ашадык, - дип көлә уңган бакчачы.

Рәисә Сөнгатулла кызы мондый озын кыярның былтыр  “изумруд” дигәнен үстергән.

- Анысы озын гомерле булды, апрельдә чәчкән идем, октябрьгә хәтле уңыш бирде, - ди.

- Болай уңдыру өчен бик нык ашлыйсыздыр? – диюемә.

- Әйе, суган кабыгын әчетеп, шул төнәтмәне  10 литрга  бер стакан исәбеннән  сибәм. Ун көнгә бер кычыткан  ачыткысын (исе бик тәмсез булганга,  “вонючка”, дибез), 10 литрга бер чүмеч кушып,  төпләренә салам.  Бу азот,  яфракларны яшәртеп җибәрә, - диде Рәисә апа.

- Суны күп сибәсезме?

- Көнгә ике тапкыр. Кайберәүләр быел кыяр булмады, ди, шөкер, бездә ул уңды.

Рәисә Вәлиуллинаның бакчасында помидорлар да күп. Ул аларның  ваграк, уртачарак сортлыларын ярата. Монда кавын, карбыз да  өлгергән. Кәбестәләре зур һәм тыгыз. Бакчачы аларны кортлардан саклау өчен, өсләрен  изоспан белән каплап куя. Бу материал яшелчәләрне эссе елда артык кызудан да саклый.

- Уңышына караганда, миңа яшелчәләрне үстерү, аның, кем әйтмешли, процессы ошый. Чәчәкләрнең матурлыгына, хуш исләренә мөкиббәнмен, - дип сөйләде ул.

Хуш исләр дигәннән, аның бакчасы, өй тирәсендә дистәләгән төрле чәчәкләр үсә. Анысы да – бер хобби.

- Кызык хәл, чәчәкләр матурлыгына  ир-атлар күбрәк игътибар итә бугай. Бер көнне район үзәгендә яшәүче бер танышым килеп керде. “Рәисә апа, чәчәкләрең бигрәк матур,  көзгә киләм, орлыкларын бирерсең әле”, - диде.

Әйе, ветеран укытучы  матурлыкны күрә белә. Әнә 15 еллап чукмарлап (крестик) белән чигү белән шөгыльләнә. Әле менә соңгы эше -  таулардагы таң пейзажын өч еллап чигә икән. Көзге эшләр беткәч, өстәл кадәр зурлыктагы әлеге картинасын төгәллисе бар.

Марат Гомәров фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев