Иске Кади авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Мәссарова төрле үләннәрдән сабыннар ясарга хирыс.
Айгөл Ринат кызы җәен әллә ничә төрле үсемлекләрне җыеп киптереп куйган. Алар сабын ясау өчен чимал булачак.

-Сабыннарны әүвәл үзем өчен ясадым, коры тәнем кибетнекен “яратмый”, ә үз продукциябез килеште. Кызыбызга да ошады, аннан таныш-белешләргә бирдем, - дип сүз башлады оста.
Кисәкләргә бүленә торган кило ярымлы сабын “батонын” ясау өчен сәгать ярым вакыт кирәк икән. Бик вак эш, температурасы килмәсә, әз генә берәр нәрсәсе дөрес булмаса – килеп чыкмый.
-Сабынны үлән төнәтмәләренә каз, терлек мае, бераз кокос мае кушып ясыйм. Натураль продукт. Чамбырдан (чабрец) ясалганы, әйтик, чәчне күпертә, бөтнек (мята) тынычландыра, лаванданың тәнне киптерә торган эффекты бар, - дип сөйләде ул.

Якташыбыз бу шөгылен интернеттан өйрәнгән. Кайнатып формага салынган продукция тәмам өлгерсен өчен бер ай вакыт кирәк икән.
Айгөл Түбән Камада үскән. Әти-әнисе тумышлары белән Якты Таудан булганлыктан, каникуллары гел авылда үткән. Шәһәр кызы Иске Кади егете Рәзилгә кияүгә чыгып, Иске Кадига кайтып төпләнгәннәр. Мәссаровлар әлегә әти-әниләре янында яшиләр. Янәшәдә генә буш өй сатып алганнар, яшьләр үзләренә шушы йортны матурлый.
Фото: Марат Гомәров.
Нет комментариев