Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәледә яшәүче якташыбыз йоклап вакыт уздырмый

Туры сүзле кеше ул. Принципиаль, үз карашы, кызулыгы да бар. Масштаблы фикер йөртә. Халык җыены, башка чара булсынмы, Анатолий Николаевич сүз алмый калмый.

Иске Элмәледә яшәүче, 70 яшен тутыручы Анатолий Макаровны элегрәк эшкуар дип язган идек.

-Юк, мин бизнестан ерак кеше. Әйе, терлекне күп тотабыз, умарта оялары да дистәләп, яшелчә дә үстерәбез, - ди күптәнге танышыбыз. -Сыер, үгез, бозау асрыйбыз, 15 дуңгыз симертәбез. Сарыкларыбыз күп түгел(!) – 100 баш кына.

-Продукциягезгә хуҗа бармы? – дим.

-Хәзер минем үз клиентларым, кирәк әйберне өйгә килеп алалар. Элек бит мин суган үстереп – сатып җыйган акчага мотоцикллы булдым, шуңа утырып Нурлатка, Бөгелмәгә хәтле барып, дуңгыз балаларын урнаштырдым. Үз көчебез белән тапканга соңрак автомашина, трактор, тагылма агрегатлар да алдык.

-Әле җирегез дә бар бугай?

-Ансыз булмый. Быел 20 гектарда арпа һәм солы чәчтем. 20 гектарда күпьеллык үлән участогында үзебезгә иркен җитәрлек печән әзерлибез, булышучыларга бирергә дә кала.

-Анатолий Николаевич, бүген Иске Элмәледә иң җитди проблема нинди?

-Демографик хәл. Балалар аз туа, яшьләр читкә китә. Болай дәвам итсә, 5-6 елдан ук кайбер мәктәпләрдә укырга кеше дә калмас сыман.

-Җитәкче булсагыз, эшне нидән башлар идегез?

-Элеккеге сыман, алдан планлап эш йөртергә кирәк. Һәр авылга һичьюгы биш өр-яңа автомашина, шулкадәр үк  трактор, комбайн кайтарыр идем. Әгәр бөтен уңайлыклары, иркен каралты-куралы булган заманча йортлар төзелсә, кайтачак халык авылга. Билгеле, җитештерүне арттырып, яхшы хезмәт хакы да түләү тиеш. Мин шулай уйлыйм.

Кайчак гади кешегә кешечә, хөрмәтле караш җитми. Халык үзе дә сәләтле, булдыклы җитәкчеләрен санласын иде.

-Авылларда мал тотучылар азая бара. Ник?

-Дәүләттән ярдәм азрак. Бүген бер килограмм солярка 60, ә сөт 25-30 сум торганда башкача була да алмый. Без яшь чакта, ялгышмасам, солярка – 3 тиен, сөт 25 тиен иде.

-Мал да тоткач, иртә торыладыр?

-Дүртенче яртыда ук уянабыз. Малларны ашатасы, көтүгә куасы, асларын чисталыйсы. Умарталарга да күз-колак булырга кирәк. Хәзер бакча эшләре дә башланды. Зарлануым түгел, барына да үзебез өлгерәбез. Авыл тормышы, эш күп, мәшәкатьле булса да, җанга рәхәтлек бирә.

Мин, әйтик, шәһәрдә яшәргә кызыкмадым да.

-Быел кыш карлы, апрель җылы, май салкын булды.

-Виноград үсентеләре өстенә нәрсә генә япмадык, тик аларга, алмагач чәчәкләренә дә салкын сукты. Кызганыч хәл. Берни эшли алмыйсың, оптимист булыйк. Калганы үсеп өлгерсен. Исәнлек кирәк, экологик чиста ипи ашарга язсын.

-Балаларыгыз?

-Алты малай үстердек. Барысы да читтә, әмма еш кайталар, гел булышалар.

-Урамыгыздагы 10 ел элек сез ясап куйган балалар уен мәйданчыгы яңарып киткән сыман.

-Әйе, аны ремонтладык, барын да төзәттек, буядык. Мәйданчыкны үзебезнең акчаларга ясаган идек, бурасын да үзем бурадым. Монда балалар гына түгел, олылар да ял итәргә килә.

-Үзсалымга төрле кеше төрлечә карашта.

-Авылда кайбер, күпчелеккә кагылышлы проблемаларны хәл итү өчен ул бик дөрес, уңайлы форма. Ниндидер эшне бергә киңәшеп планлыйсың, халыктан җыелган, аңа республика да дүртләтә биргән акчаларны шул эшләргә генә тотасың, аның кулланылышы контрольдә. Киләсе елда безнең Иске Элмәле авылы зиратына таба юл ясауга да үзсалым акчаларын кулланырга телибез. Тик ул средстволар гына җитмәячәк, шуңа күрә авылдашларга, читтәге якташларга, кем күпме булдыра алганча, акчалата булышуларын сорап мөрәҗәгать җибәрәбез. Нефтьчеләр дә булышса, моңа алдан килешү бар инде, бу изге эшне ахырына җиткерербез.

Шуны да әйтим, шул ук үзсалым акчаларына авыл зиратын яңа койма белән тоттык, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, ул сугышта катнашучылар хөрмәтенә, бер миллион сум акча кулланып, стела бастырдык.

-Газета адресына да киңәшләрегезне беләсе килә.

-Дәгъвам юк. Дөресен әйтим, аның һәр санын көтеп алабыз. Газетадан яңалыкларны беләбез, игъланнарга да күз салабыз.

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев