Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Илгә хезмәт итү - дәрәҗә

Үз-үзенә ышанган белемле, сәламәт егетләр бервакытта да армиягә барудан курыкмый. Алар аны үзләренең бурычлары саный. Һәм бу дөрес тә. Ни дисәң дә, егетләр хәрби хезмәттә тормыш чыныгуы ала. Райондагы һөнәр училищесында тракторчы-машинист, машина йөртүче һөнәрләрен үзләштергән Казанка авылы егете - Владистлав Кураков та армиягә барудан куркып тормый, хезмәт итүне горурлык,...

Үз-үзенә ышанган белемле, сәламәт егетләр бервакытта да армиягә барудан курыкмый. Алар аны үзләренең бурычлары саный. Һәм бу дөрес тә. Ни дисәң дә, егетләр хәрби хезмәттә тормыш чыныгуы ала.


Райондагы һөнәр училищесында тракторчы-машинист, машина йөртүче һөнәрләрен үзләштергән Казанка авылы егете - Владистлав Кураков та армиягә барудан куркып тормый, хезмәт итүне горурлык, дәрәҗә саный.

-Һөнәрем бар, исәнлегем бик яхшы, хәрби - һава гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим, армиягә теләп китәм,- ди Владислав. - Килешү буенча хезмәткә калырга да ният юк түгел, анысын тормыш күрсәтер.

В. Кураковның үрнәк алыр, киңәш бирер кешеләре дә бар. Ике абыйсы да ил алдындагы бурычларын үтәп кайткан. Алар Владиславка: "Үз яшьтәшләрең белән хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайт, хезмәттән качып йөрү егет кеше эше түгел!"- дип киңәш биргәннәр.

Владислав әле 18 яшьтә генә булса да, бик төпле күренә, сөйләшүе дә җитди. Мондый егетләргә таянырга була.

Шул көннәрдә генә Владислав турында яңа хәбәр алдык. Якташыбыз Самара өлкәсендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанка