«Икенче икмәк”не кайгыртабыз: Лагерка халкы бәрәңге утыртуга кереште
Авыл халкы бәрәңге утырту хәстәрен күрә башлады. Бакчаларын сукалата, орлыгын әзерли. Әлеге мәшәкатьләрне санаулы көннәрдә эшләп калу зарур: вакытында орлыкларны җир куенына салып, мул уңышка өметләнәсе.
Лагерка авылыннан Валентина һәм Владимир Байбатровлар да бүген иртүк бакчада.
-9ларда эшкә керешкән идек инде. Тик җир генә “өлгереп” җитмәгән, катырак. Безнең бакчадан кар соң эреп бетә, бәлки, шуңадыр. Тик башка көтеп тормаска булдык, көннәр матур торганда орлыкларны җир куенына салып өлгертәсе бар, - ди Владимир Алексеевич.
-Бәрәңгене берничә атна алдан баздан чыгарып куябыз, бераз үрдерәбез, утыртыр алдыннан агулыйбыз, - дип әңгәмәгә кушылды хуҗабикә Валентина Тихоновна. – Алдан агулап чәчсәң колорадо коңгызы беренче мәлне бәрәңге сабагына кагылмый тора. Өстәвенә, химикатлар проволочник кортына да каршы торырга ярдәм итә. Анысы да бик азды соңгы елларда.
Хуҗалар биш ел элек мини-трактор алганнар, бакча эшләрен шуның белән башкаралар икән. Безнең иҗат төркеме барганда да шушы техникалары белән бәрәңге утырталар иде.
-Кичә шул “ярдәмчем” белән культивацияләдем. Бүген чәчәм. Җәен өям, көз җиткәч бәрәңгене казып алганда да бик ярап куя. Тагылма агрегатларның да күбесен үзем ясыйм, сатып алганннарын да кирәгенчә үземә җайлаштырам, - ди хуҗа.
Байбатровларның бакчалары да шактый, 25 сутыйлап бар. Шуның күпчелек өлешенә бәрәңге утыртсалар, калганын чөгендер, кишер, кабак кебек яшелчәләргә бүлеп бирәләр. “Авылда яшәгәч, зур бакчалар чәчү безнең канга сеңгән инде, шунсыз күңел тыныч булмый,” – диләр Байбатровлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев