Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Яр Чаллыда кичке уенда танышкан чирмешәнлеләр кабат шунда очрашты

Төрле елларда Яр Чаллы шәһәренә зур төзелешләргә чыгып киткән чирмешәнлеләр туган яклары белән элемтәне өзми. Шулай аралашып, ярдәмләшеп яшәүдә шәһәрдәге якташлар җәмгыятенең дә өлеше зур.

Җәмгыятьнең оешуына 20 ел тулу уңаеннан алар каланың “Энергетик” мәдәният сараенда кабат очраштылар. Якташлар күрешүенең нәкъ шушында узуы юкка түгел. Чөнки 70-80 нче елларда әлеге мәдәният учагында узган кичке уеннар таныштырган, кавыштырган да инде бүгенге очрашуга килгән абый-апаларны.

- Әйе, ул елларда шәһәрдә гаилә коручылар бик күп иде, җомга, шимбә көннәрендә ЗАГС бүлекләрендә зур чиратлар булганы истә. Бүген, калага күчеп килүчеләрнең алты буын вәкиле яши, - диде Яр Чаллы шәһәре буенча ТР районнары якташлык җәмгыятьләре ассоциациясе рәисе Гөлзада Рзаева. - Мондый очрашуларга аларның балалары, оныклары белән килүе дә куанычлы.

Кеше олыгайган саен яшьлеген сагына, бу табигый. 70 нче елларда егетләр-кызлар булып, яңа завод төзелешенә килгән якташлар да Чирмешән ягы табигатен, балалык елларын, газиз әниләрен, туган нигезләрен, кич утырган, кабатланмас мизгелләрен әле һаман да күңелләрендә йөртәләр. Якташлары алып килгән күргәзмәләрне караганда да кайберләрнең күзләре яшьләнде.

- Якташлар очрашуын көтеп алабыз, бүген дә иптәш кызым белән килдек. Авылдашым Сәлимҗан Гамировның күргәзмәсен карагач, Түбән Кәминкәгә, бала вакытка кайткан төсле булдым, - ди 1981нче елдан бирле биредә яшәүче Розалия Сираҗева-Гыйрфанова. – Трактор янында әти басып тора сыман тоелды.

630 урынга исәпләнгән тамаша залында төрле милләт вәкилләре җыелды, араларында туксанны узган ветераннарыбыз да бар.

- Якташларыбыз очрашуга алдан әзерләнәләр, бәйрәмгә килгән кебек хис итәләр үзләрен. Чараны оештыруда булышкан якташларга, финанс ярдәме күрсәткән район башлыгы Рамил Айбатовка зур рәхмәт, - диде Яр Чаллыдагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Нуретдинов, мәҗлес дәвамында дистәләп якташыбызга бүләкләр дә тапшырып. – Очрашуны күтәрешергә булышкан, Казаннан, Түбән Камадан килгән якташлык җәмгыятләре вәкилләренә дә рәхмәт.

Район делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов җитәкләде. Ул автокалада яшәүче якташларга, кунакларга чирмешәнлеләр исеменнән кайнар сәламнәр ирештерде, бүләкләр тапшырды.

- Соңгы тапкыр Яр Чаллыда мондый очрашу 2017 елда булган, бу матур традиция - аралар өзелмәүгә бер сәбәп, - диде Илнур Минсәгыйть улы. – Мондый чаралар дәвамлы булсын.

Очрашуга килүчеләрнең кайсы белән генә әңгәмә корсаң да, сүз шәһәрне төзүгә керткән өлешләренә барып тоташа. 1974 елда Иске Үтәмештән гаиләсе белән күченеп килгән Мансур Әхмәтшин скрейперда, кранда эшләгән. Якты Таудан Нуриҗан Җамалиев 1974 елдан бирле Яр Чаллыда яши, автобус йөртүчесе булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Шәһәрне төзүгә Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтисенең (мәрхүм) дә өлеше кергән. Бәркәтә кызы Разыя Нуретдинова балаларга белем биргән ветеран укытучы. 79 яшендә дә якташлары белән очрашуга ашкынып килгән.

Югары Кәминкәдә туган Алсирә Мөхәммәтҗанова кунакларга туган авылына багышланган поэмасын укыды.

-Китапларымны да алып килдем, Керкәле авылыннан туганым Гөлфия белән дә биредә очраштык, якташларым китапларым белән дә кызыксына, - диде ул.

Өч сәгатькә сузылган очрашу сизелми дә үтеп китте. Чыгышлар вакытында видеороликлар, фоторәсемнәр күрсәтү чарага бизәк өстәде. Тантаналы өлештәге “Хәтер” дип аталган блок һәркемне дулкынландырды, арабыздан киткән, халыкка билгеле якташларыбызны искә алырга тагын бер сәбәп булды бу. Чирмешәннәр алып килгән музыкаль сәламнәрне дә бик җылы кабул иттеләр.

Сүз дә юк, тере аралашуны берни дә алмаштыра алмый, районыбызның читтә яшәүче уллары-кызлары туган якларына ешрак кайтырлар, нигезләрен ташламаслар. Безне һәм аларны – барыбызны да туган җир берләштерә, якынайта, сагындыра, яшәргә көч бирә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Илсөяр Гайнетдинова видеосы, Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев