Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якташларыбызны күреп кайттылар

Район делегациясе мобилизацияләнгән якташларыбызга, урнашу урыннарына барып, гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

- Мобилизацияләнгән райондашларыбыз янына барырга җыенганыбызны ишеткәч бик күпләр ярдәм кулы суздылар, - диде районда гуманитар ярдәм җыю буенча координатор Җәүдәт Мотыйгуллин. – Егетләребезгә бал, сало, сарымсак, җылы носкилар, дарулар тапшырдык. Шулай ук, район җитәкчесе ярдәме белән, Алабугадан икешәр төрле тушенкалар, боткалар алып бардык. Көрәкләр, ике квадрокоптер да райондашларыбызга файдалы булыр, дип уйлыйбыз.

Барлыгы 1 тонна 600 килограмм чамасы гуманитар ярдәмне Фәрхать Мортазин биргән “ГАЗель” йөк машинасында илткәннәр. Җәүдәт Мотыйгуллин, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов һәм Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин белән берлектә, барлыгы 5100 километрдан күбрәк юл үтеп, Луганск һәм Донецк якларына барганнар.

- Безнең ирләребезгә, әтиләребезгә, абый-энеләребезгә шундый ярдәм күрсәткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар өчен шундый терәк булуны сизү, белү бик мөһим, - диде мобилизацияләнгән бер якташыбызның хатыны Алина Филиппова. – Егетләргә без җибәргән исемле посылкаларны, сәламнәребезне җиткерүчеләргә аеруча рәхмәтлебез.

Якташларыбызга шулай ук Әлмәт, Нурлат, Чистай районнарыннан да ярдәм җибәрүчеләр булган. Егетләребезгә гуманитар ярдәм илтеп тапшыру киләчәктә тагын планлаштырыла.

Алина Филипповоа фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X