Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Гомер заяга узмаган

Ул барысына да өлгерә: ураза тота, намаз укый, эче пошканда кулына хромкасын алып, күңелен бушата. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы. Иске Кади авылында яшәүче Гашия апа Мәслахова 41 ел стажлы ветеран, инде пенсиядә. Гомере буе оптимист кеше, илле ел чамасы сәхнә тоткан, чакырсалар, әле дә театрда уйнарга, җырларга әзер артист. Моннан тыш,...

Ул барысына да өлгерә: ураза тота, намаз укый, эче пошканда кулына хромкасын алып, күңелен бушата.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Иске Кади авылында яшәүче Гашия апа Мәслахова 41 ел стажлы ветеран, инде пенсиядә. Гомере буе оптимист кеше, илле ел чамасы сәхнә тоткан, чакырсалар, әле дә театрда уйнарга, җырларга әзер артист. Моннан тыш, Гашия апа шигырьләр дә яза икән. Аларның берсен газета укучыларга да тәкъдим итәбез.
Кырык бердә туган балалар
Кайтып киләм урман сукмагыннан
Бала чакны искә төшереп.
Ачтан үлмәс өчен зәрдәне дә
Ашый идек бит без пешереп.
Алабута белән кычыткан да
Пешә иде безнең казанда,
Киндер ыштан киеп, яланаяк,
Уйный идек шушы заманда.
Сугыш кырларында яраланып,
Үлеп калган әти-абыйлар.
Барыбыз да ачлы-туклы идек
Кырык бердә туган сабыйлар.
Колхоз кырларында сабан тартып,
Җир сөрделәр безнең аналар.
Башак җыеп арыш куыра идек
Кырык бердә туган балалар.
Сугыш бетеп, дистә еллар үтте,
Гүр иясе булды аналар.
Инде без дә әби-бабай булдык
Кырык бердә туган балалар.
Тыныч күгебезгә кояш чыгып,
Нурга күмсен җәйге иртәсен.
Олы буын күргән сугыш дәртен
Сез - яшьләргә насыйп итмәсен.
Картлыкка үпкә
Әй син, картлык, сиздермичә генә
Яшь гомерне урап югалдың.
Җиңә алмыйм, үткәннәрне уйлап
Картлык сукмагыннан юл алдым.
Бала чакта ата каздан куркып
Кача идек ничек булса да
Син килдең, хәзер, йөгереп булмый
Артыбыздан бүре куса да.
Һәр ел саен килеп керәсең дә,
Маңгаема юллар сызасың,
Әйтеп калдыр, шушы юлларыңнан
Тагын күпме гомер узасын.
Кире кайтар яшьлегемне
Син, картлыкны, бикләп куярмын,
Нишләргәне киңәш итмә миңа,
Анысын инде үзем уйлармын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кади авылында яшәүче Гашия апа Мәслахова