Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Девичья Полянада иң өлкән кеше Матрена Еменева юбилеен үткәрде

Бүген аны да 90 яшьлеге белән котларга кырыклап кеше җыелды. Бар да үзенекеләр: 9 ул һәм кыз, 16 онык, аларның 21 баласының кадерле әнисе, әбисе ул.

- Сез бик бәхетле кеше, байлыгыгыз – балаларыгыз, - диде якташыбызны район башлыгы исеменнән котларга килгән кунак – районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина. – Оптимист, яхшы формада булуыгыз йөзегездән үк күренә. Йөз яшьлек юбилеегызга да менә шулай бергә җыелырга язсын.

Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов та Еменевларны мактап кына сөйләде: - Матрена Григорьевна, гомумән, Еменевлар - үрнәк, тәртипле гаилә. Йорт тирәләрегез гел чиста.

Котлауларга районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина да кушылды.

Юбилярның бүгенге зур бәйрәмен иркенрәк, кызы Натальяларның янәшәдәге өйләрендә көйләгәннәр. Ике бүлмәдә дә өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Шарларга хәтле тутырып элгәннәр. Матрена Григорьевна түр башында утырды. Элеккегеләрне искә төшерде, балаларын мактады. Ул, 20 ел элек вафат булган ире Николай да күбрәк терлекчелек тармагында макталып эшләгәннәр. Гаилә башлыгын урманчы, төзүче буларак та яхшы хәтерлиләр. Балалары да хезмәт тәрбиясе күргәннәр.

- Безнең  әни бер тик тормады, аш-суны уңдырып пешерде, бәйләү белән дә мавыкты. Яшь чакта ул сөйләгән әкиятләрне кызыксынып тыңлаганыбыз истә, - ди юбилярның кызы Валентина.  – Әни бүген дә догалар укый, күзлексез дә яхшы күрә.

Әбиләренең туган көненә оныклары духовкалы газ плитәсе бүләк итәләр. Беләләр, Матрена Григорьевна аларга пешерүче тәмле коймаклар башка бер җирдә дә юк.

Бар да кайтса, Матрена Григорьевнаныкылар 69 (!) кешегә җыела икән. Алай ук сирәк күрешсәләр дә, зур бәйрәмнәрдә бергә күңел ачуны традициягә керткәннәр. Андый чакта Еменевларга тамада кирәкми, үзләре үк җырчы һәм биюче, сүз осталары.

Юбилярның 9 баласы исән-сау икәнен яздык, аларның иң олысы Валерий – 66, иң кечесе Надежда 47 яшьтә икән. 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев