Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләргә, якташларыма рәхмәт

Чирмешән районы якташлары очрашуында булып кайттым. Шушы район килене булып 43 ел яшим, һәрнәрсә күңелгә якын, кемдер белән күрешү бер мизгелгә генә булса да матур яшьлек елларына кайтара. Бу район туган җирем кебек, бик якын.

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында матур табигатьле җирлектән чыккан халык күреште. Күтәренке кәеф, дәртле музыка, шатлыклы очрашу мизгелләре....

Без елына бер мәртәбә, Казанда яшәүче чирмешәнлеләрнең күңелен күреп, шушы очрашуга үз өлешен керткән һәркемгә, аеруча, Чирмешән якташлык җәмгыятенең Казандагы җитәкчесе Раушания Сәүбановага, Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовка олы рәхмәт җиткерәбез.

Театр бинасы гөрләп тора, килгән кунакларны тәм- томнардан сыгылып торган өстәл янында, үз халкының күз явын алырлык милли киемнәрен кигән рус, татар, чуаш, мордва егет- кызлары каршы ала. Шунда ук талантлы яшьләр үз моңнарын суза, ә экранда - районның бүгенге тормышын чагылдырган күпсанлы эпизодлар, күрсәткечләр, матур күренешләр.Чирмешән халкы гомер-гомергә иген иккән, мал асраган, балта-пычкысын кулыннан төшермәгән. Моның мисалы булып шушы залда кечкенә генә экспонатлар да куелган, аеруча Сәлимҗан Гамиров һәм әтиле- уллы Вилдановларның эшләре беркемне битараф калдырмагандыр, мөгаен.

Игезәк сыңары Муса Вилданов Чирмешәндә яшәсә, Җәлиле гаиләсе белән Казанда көн күрә. Халкыбызның онытылып баручы уен коралларын карыйбыз.Үз куллары белән, күз нурларын сибеп, бар тырышлыгын биреп ясалган домбра һәм башка иҗат "җимешләрен” тотып карап, Җәлилгә сораулар биреп, эшенә сокланмый булдыра алмадым. Әйтергә кирәк, кичә барышында, театр сәхнәсенә менеп, көчле алкышлар астында,  Җәлил Вилданов үзе туып-үскән Иске Үтәмеш авылы мәдәният йортына домбра уен коралын бүләк итеп тапшырды.

Очрашуның рәсми өлеше күтәренке рухта барды. Район җитәкчесе  башкалада яшәүче чирмешәнлеләрне ирешкән уңышлар, алдагы бурычлар, планнар белән таныштырды. Районга республикадан елдан-ел күбрәк акча бирәләр, шуңа да юл төзелеше, яңа объектлар торгызу, булганнарын ремонтлау кебек эшләр үз вакытында башкарыла, район республика  буенча  алдынгы позицияләрне яулый.

-Әмма илдәге вәзгыятькә тукталмыйча булмый. Яу кырындагылар туган якларга исән- сау әйләнеп кайтсыннар, - диде Рамил Тәлгат улы.

Кичә барышында районнан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең исемнәре яңгырады, вафат булган якташларның әти-әниләренә бүләкләр бирделәр. Бүгенге көндә өч малаен озаткан, алар өчен ут "йотып" яшәүче ана - Наилә Нургали кызы Шаһидуллина сәхнәгә чыкканнан соң, мөгаен, залда утыручы һәркем бу мөлаем хатынга сабырлык теләп, улларының үз гаиләләре янына исән-имин кайтуын теләгәндер.

Район эшмәкәре Руслан Хәлиуллин, ярдәм йөзеннән, махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларга "Нива"машинасы җибәрү максаты белән, район җитәкчесенә әлеге машина документын тапшырды.

Бу чарада чыгышлар күп булды. Якташлык җәмгыятенең җитәкчесе Раушания Сәүбанова 32 елдан бирле Казан-Чирмешән арасын якынайтып яшәвен әйтеп узды, район үсешенә өлеш кертүче якташларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәмгә үз һөнәрендә уңышларга ирешүче кешеләргә район масштабында бирелүче Утыз Имәни премиясенә лаек булганнарны да алып килгәннәр, аларны да зурлап, алкышлап каршы алды "земляклар”.

Ә инде район җирлегендә яшәп көн күрүче, өченче балалары туган Александр белән Гүзәл Портновларны зур сәхнәгә меңгереп, сертификат һәм акчалата бүләк тә бирделәр. Кечкенә генә сабый бала белән кунакка килгән гаиләгә бәхет телик.

Чыгышы белән районның Бәркәтә авылыннан КПРФның Татарстандагы төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов әлегә кадәр эшләгән район җитәкчеләрен искә алып, аларның да район үсешенә зур өлеш керткәннәрен билгеләп үтте. Ул берничә чирмешәнлегә "ТАССРның 100 еллыгы" уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре тапшырды.

Күтәмә авылына әби-бабасы янына кайтып йөргән тагын бер якташыбыз - республика Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова үзенең бала вакытларын җылы хатирәләр белән искә алды. Ул районның  Шешминка авылы мәктәбе музеена җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Быелгы очрашуга чирмешәнлеләрнең Түбән Камадагы якташлык җәмгыяте вәкилләре дә килгән. Иске Кади авылында туып-үскән, әлеге оешманың җитәкчесе Рәхилә Корбангалиева (Гыймранова) да очрашуда "тәмле" күчтәнәчләре белән. Үз чыгышында  Рәхилә райондашларны, быелның 12 нче октябрендә булачак якташлар очрашуына, Түбән Камага чакырды.

Туган якларын искә ала-ала утыргандыр бүген залны тутырган тамашачы. Эш көне булуына да карамастан, алар килгән, райондашларының һәр уңышына сөенеп утырырга, шатлыкларын бүлешергә җай тапканнар

Кичәнең икенче өлешендә Кәрим Тинчурин театры артистлары башкаруында "Ай, былбылым" спектаклен карадык. Спектакльдә актуаль тема күтәрелә, төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләккән өлкән яшьтәгеләр тормышы сурәтләнә. Спектакль уйландыра да, елата да, көлдерә дә....Аның эчтәлеген язмыйм, барып карарга тәкъдим итәм. Күңелләрен биреп уйнап, яшәешнең мәгънәсен ачып салган  артистларга зурдан-зур уңышлар телим.

Бүгенге чара өчен тагын бер кат рәхмәт.

Фәния Хәмидуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев