Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Минхәеровларның абзарлары бер дә буш тормый

Мал асрау җаваплылыкка өйрәтә. Бу шөгыль, хәрәкәт тә булгач, исәнлек өчен дә бик файдалы. Продукция сатып, керемен дә аласың.

Чирмешәндә яшәүче Әкъдәс Минхәеров, эше бик мәшәкатьле булса да, малчылыктан тәм табарга тырыша. Инде 37 ел буе абзарларының малсыз буш торганы юк икән.

-Түбән Чегодайда яшәгәндә әти-әниләр бер сыер, бер бозау асрадылар. Артыгын тотарга ярамады, рөхсәт итмәделәр. Ул чакта, эх, күбрәк акча эшлисе иде, дип хыялландым, - ди Әкъдәс Исхак улы. – Ходай Тәгалә теләгемне ишетте бугай, район үзәгенә күченгәч, абзар төзүгә, таналы булдык, аны әти биреп җибәрде. Ул тананы сыер иттек, әле тагын бер сыер алдык. Шуннан китте инде.

Әкъдәс Минхәеров юлда еш очрый, я машина белән үләнгә бара, яки бакчаларында-участокларында күренә, малларын көтүгә озата-каршылый торган була. Шулай йөри алуына канәгать, шат ул.

Аның яшь чагыннан ук аяклары нык авыртуын белми идем әле. Еш чирләгәч, Әкъдәснең ике аягына да операция ясаганнар. ПМКда машина йөрткән 29 яшьлек ир-егеткә эшеннән үк китәргә туры килә, аңа инвалидлык биргәннәр.

“Бирешмә, үзеңә шөгыль тап!” – ди Әкъдәс үз-үзенә. Оптимист якташыбыз көчен, сәләтен кая куярга аптырамый: агачтан төрле эшләнмәләр, җиһазлар ясый, яңа йортка күченгәч тә малчылыктан читләшми. Бүген алар алты баш мөгезле эре терлек асрыйлар: икесе – сыер, калганнары – таналар һәм бозаулар.

Хатыны Фәния Шамил кызы белән, алар бөтен эшне бергә башкаралар, Әкъдәс малларны вакытында ашата, асларын чистарта, ә Фәния сыерларны кул белән савып, саву аппаратын кирәксенми, сөтен урнаштыра.

Минхәеровларның үз бозауларыннан үстерелгән сыерлары хуҗаларына рәхмәтле, җәен көнгә уртача 15әр литр куе, тәмле сөт җыялар, ул сатуга да кала. Фәния – уңган кеше, сөттән төрле ризыклар ясый.

Әле дә көн матурында яшел азыкка барып киләләр. Кышкылыкка, үзләре чабып, алты арба печән хәстәрләгәннәр, фураж да табыштырганнар.

Минхәеровларның үз техникалары – машина һәм тракторлары, тагылма агрегатлары. Өч бакчада бәрәңге, кабак, чөгендер үстерәләр. Быел әллә ничә машинага төяп кайтарылган кабаклары гына да тагын кимендә ике айга җитәрлек. Бу ризыкны һәр малга көненә икешәр чиләк салалар. Үз ваклагычлары барын да бик тиз ваклый.

Быел аларда бәрәңге уңышы уртачарак булган. Ходай Тәгалә, бераз көч салсаң, сәбәбен күрсәң, көтмәгән җирдән дә нигъмәтен бирә.

-Коридорда бер бәрәңге “адашып” калган иде, - ди Әкъдәс Исхак улы. – Шуны ызба кырыендарак, ышык җиргә күмеп куйдым. Су да сипмәдек, чүбен дә утамадык диярлек. Сабагына коңгыз да зыян салмады. Шуннан күптән түгел 15 данә бәрәңге казып алдык. Үзенә күрә могҗиза булды бу.

Ходай Тәгаләнең барлыгына инанган 64 яшьлек Әкъдәс Исхак улы мәчет юлын да онытмый, намаз укый. Мәет барында ул инде зиратта, мәрхүм-мәрхүмәләрне озату йолаларын яхшы белә.

-Дин гыйлеме дә кирәк, - ди ул. – Шуңа күп китаплар укыйм. Тәмәкене тартканым юк, аракыга да исем китми. Ярамый, яхшы да түгел, оныклар барын да күреп үсә.

Сүз уңаеннан. Әкъдәс һәм Фәния уллары һәм киленнәре, оныклары белән бергә яшиләр. Озакламый алар яңа өйгә күченәчәк. Әлегә бабай кеше, сирәк булса да, оныкларын биетеп ала, ул – гармунчы.

...УАЗларын кабызып, Әкъдәс һәм Фәния, бозаулары алдына коры печән салдылар да, кабат яшел үләнгә киттеләр. Запас комачауламый, кыш озын бит.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев