Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче иң өлкән әбине 95 яшьлеге белән котладылар

Анна Ивановна Матвейчева Югары Кармалкада да иң озын гомерлесе. Ул туган авылы белән арасын өзми, җәйге чорда анда яши.

Бүген аны Чирмешәндәге мәһабәт, нурлы өйләренә килеп котладылар. Моннан 6 ел элек вафат булган ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Анисим Евграфович исеменә дәүләт средстволарына төзелгән йортта яши ул.

- Монда без өчәү, әни һәм улым белән торабыз, - ди кызы, кадетлар мәктәбе укытучысы Любовь Анисимовна. – Әтигә дип, махсус программа буенча 2014 елда сала башлаган йортыбызны, үзебездән дә акча өстәп, зур итеп ясадык, 2015 елда өлгерттек. Кышын әни монда, ә җәен Түбән Кармалкада. Тольяттида яшәүче Елизавета апабыз да анда кайта.

 

- Сезнең кебекләр бик сирәк, гомер буе физик эш башкаргансыз, шуңа күрә бүген гел почетлы булырга тиешсез, - диде юбилярны котларга килгән кунак – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илфат Шәйдуллин. – Яшәү шартларыгыз яхшы, исәнлек кенә кирәк.

Илфат Нәгыймулла улы Анна Матвейчевага Россия Президенты һәм район җитәкчесе исеменнән бүләкләр дә тапшырды.

Мәҗлескә Анна Ивановнаның Чирмешәндә яшәүче улы Юрий да килгән. Ул да, кыз туганнары-апалары кебек, һөнәрле, тәрбияле, булдыклы кеше. Өч бертуган аралашып, башка кардәшләрен дә якын итеп торалар.

- Аерым эшем юк, - ди әле дә аякта йөрүче, ачык йөзле, яхшы хәтерле якташыбыз, элек “Чирмешән” совхозында мактаулы, алдынгы терлекче булган Анна Ивановна. – Бер күз белән булса да, газеталар, китаплар укыйм, телевизорга да күз төшерәм.

Анна Матвейчевага Казанга, Самарага, Тольяттига да барган.

- Ерак башка җирләрне күрмәдем,- ди ул. – Авылда башлангыч белем белән калдым, нишләптер, әти-әни күрше авыл мәктәбенә җибәрмәделәр. Бик яшьли фермада эшли башладым.

Балалары, оныклары, яраткан әниләренә, әбиләренә хөрмәт йөзеннән, сыйлы табын көйләгәннәр. Билгеле, юбилярны түр башына утырттылар. Анна Ивановна анда да эшсез тормады, кунакларны балалары, оныклары, оныкларының балалары белән таныштырып барды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев