Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән хәрбие “Мага” отпускадан зур чәк-чәк алып китә

Чирмешәннән Руслан Магдановның хәрби операция зонасындагы иптәшләре аның “большой чак-чак” алып килүен көтәләр. Егетләр шушы татар бавырсагын бик ошатканнар икән.

Хәрби операция зонасында 2023 елның маеннан контракт хезмәтендәге 45 яшьлек якташыбыз  ике атнага ялга кайтты. Мотоукчы гаскәрләрендә взвод командиры, кече сержант  Магданов белән очрашып сөйләштек.

–Контракт төзер алдыннан МЧСның Лашмандагы  аерым посты начальнигы булып эшләдем. Махсус хәрби операция башлангач, уйладым да, гайбәтләр тыңламыйча, барын да үзем күрим дидем. Күп танышларымны мобилизацияләделәр,  якта кала алмадым, мин дә контракт төзеп, хәрби операция зонасына киттем. Менә хәзер икенче тапкыр ялга кайтуым, – ди “Мага” позывнойлы сугышчы.

 Магдановлар  дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

–Сагындырамы? – дим аңа.

–Әлбәттә, гаиләмне, хатынымны, балаларны, әнине сагынып кайттым.

–Өйдә пешерелгән ризыкныдадыр.

–Юк, безнең ашату бик яхшы, өч пешекчебез бар, ипине дә үзебезнең егетләр сала. Рацион төрле, “первый”, “второй” дигәндәй, салаты – все как положено. Бик күңелең төшсә, ризыкларны кибетләрдән, базарлардан барып та алып була. Бездән шәһәр 6 гына километр ераклыкта.

–Руслан, сез алгы сызыктамы?

–Юк,  хәрби бәрелешләр линиясеннән 40 километрлап эчтәрәк. Әмма  һәр көнне “передовойга” барабыз, гаскәрләрне  провизия белән тәэмин итәбез. Дошман дроннарны күп куллана. Куркыныч, хәтәр, нишлисең, хезмәтем шул.

– Хәрби киемнәрегез?

–Кемдә ничектер, бездә ул яктан да бик яхшы. Ел фасылына карап, өр-яңа киемнәр бирәләр.

–Чирмешәннән ярдәм хакында әйтсәгез иде.

–Райондашлар, мин сорагач, безгә “Нива” автомашинасы алып килде. Кирәк-яракка йөрергә бик яхшы. Әле ялга да шушы машина белән, 1700 километр ара узып, кайттым, шулай кайгыртканнары өчен якташларга бик зур рәхмәт.

Магдановлар ике катлы йорт өлгерткәннәр. Әле монда эшләре бар. Отпускадагы Руслан шулар белән дә мәшгулъ.

–Хезмәтегез өчен түләү ничек?

–Вакытында, айныкы-айга карточкага күчә, аны гаиләмә җибәрәм. Хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак та хак түләнә. Гаиләмә коммуналь түләүләр өчен 50 процент ташлама ясыйлар.

Якташыбызны, үзе әйтүенчә, күптән түгел “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим иткәннәр.

–Эңгер-меңгердә дошман тарафыннан юлга дроннан ташланган  танкка каршы минаны күреп алып, техникаларны туктатып, шартлаткычны гамәлдән чыгардык, бүләк шуның өчен, диделәр. Төрле көннәр була, хезмәт җиңел түгел, әмма “никто кроме нас” диләр, шулай бит инде.

–Китәргә дә вакытыгыз җиткән.

–Әйе, егетләр дә көтеп калды, “большой чак-чак”ка заказ бирделәр. Төрле милләт вәкилләре, әни пешереп, гуманитар йөк белән җибәргән татар бавырсагын бик яратканнар иде. Егетләрне тагын сыйлыйм әле.

Марат Гомәров фотосы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев