Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән ветераны 36 еллык мотоциклында ышанып юлга чыга

Василий Долгополов 1986 елда алган “Иж Юпитер 5” мотоциклы әле дә төзек, хуҗасын юлда калдырмый.

- Беренче мотоциклым бер тактлы, ике цилиндрлы “Восход 2М” маркалы иде. Осталыкка аңарда өйрәндем, вакытында яхшы техника иде ул, - ди Чирмешәндә яшәүче пенсионер Василий Михайлович. – Машинага кызыкканым булмады. Хәзерге “Иж” белән кунакка да барабыз, арбасына печән, яшелчә дә төяп ташыйбыз. Хатыным белән көнаралаш диярлек Югары Кармалкада без, анда зур бакчабыз бар.

Әйе, аларны ул яктагы зур юлда еш күрәбез.

- Юлга чыгар алдыннан мотоциклымның тормоз системасын, утларын кабат җентекләп карап чыгам. Башка шлем - каска кимичә йөрмим, - ди ул. – Бер тапкыр автоинспекторлар туктатты. Пассажирым каска кимәгән иде. Кисәтү ясадылар, сиңа болай килешми, диделәр. Ничектер, уңайсыз булды, аннары мондый хәл кабатланмады. Руль артына салмыш хәлдә утырганым юк. Үзеңне тыя белергә, башкаларны хөрмәт итәргә кирәк. Мин ел саен “Иж”ыма техник карау уздыртам, иминиятләштерүгә дә җаваплымын, болар үзем өчен бит.

Тәҗрибәле мотоциклчы якташыбыз төнлә юлга чыкмаска тырыша, анда-монда көндез баралар.

- Транспорт йөртүчеләр берберсенә хөрмәтлеме? – дим Василий Долгополовка.

- Төрлесе бар, - диде ул. – Миңа еш кына зур йөк машиналарында узучылар, байкерлар да сәлам биреп китәләр. Туй кортежы туры килсә, “Ашыгыч ярдәм” машинасы узса, юл кырыена чыгып туктыйм. Юлда, әйтәм бит, төрлесе очрый. Бервакыт, үз юлым белән барганда, ике яктан ике җиңел машина кысрыклады. Чит ил машиналары. Ашыгалар, алны-артны карамыйлар. Әнә скутерларда җилдерүче яшьләр дә шундый. Үзләре руль артында, артык кызу, тәртипсез йөриләр, җитмәсә телефоннан сөйләшеп баралар.

 

- Василий Михайлович, мотоциклыңның кайсы җире “йомшак”, еш ватыла?

- Тапшырулар тартмасы түзми, аеруча икенче тизлек шестернясы тиз туза. Авырлык сиздерә бугай, мин бит мотоциклга арба да таккалыйм, аңа 3-4 центнер йөк салам. Ватылу булса, үзем төзәтәм. Әйтик, пешкәкләрне-поршеньнәрне ансат кына алмаштырып куйдым. Кызганыч, хәзерге запас частьләр сыйфатлы түгел, ә бәясе бик кыйммәт.

- Юлда кызу йөрисеңме?

- Сәгатенә 70 - 80 километр тизлекне нормаль саныйм. Юллар яхшы, шома бит хәзер.

- Эштән туктарга да уйлыйсыңдыр?

- Туктадым инде. Соңгы елларда берничә оешмада каравылда тордым. Хәзер сарыклар, дуңгызлар карарга да вакытым иркен. Ә менә мотоциклга эш күбрәк, аны еш кабызам.

 

“Есения” сагындыра

Мотоциклда булмаса да, Василий Долгополовны танымаучылар сирәктер. Ул бит 22 ел буе чирмешәнлеләргә кино күрсәтте, киночелтәрләрендә эшләде.

- Яхшы хәтерлим, Бөек Ватан сугышы турында “Освобождение” киноэпопеясен, экраннарга яңа чыккан чагында, көненә дүртәр тапкыр күрсәттек. Ә болай район мәдәният йортына тамашачылар көнгә уртача өчәр тапкыр килде, башта балалар өчен сеанс булса, кич олыларга икешәр тапкыр кинофильм тәкъдим ителде. Һинд кинолары бик популяр иде, - ди элеккеге киномеханик. – Касса планын ай саен диярлек үтәдем. Түбән Кәминкәдән Рәшит Моталлапов, Бәркәтәдән Гайсә Миргалимов  кебек корифейлар белән ярыша - ярыша эшләдек. Хезмәтебезне еш кына акчалата премия биреп зурладылар.

Василий Долгополов киномеханиклыкка үзлегеннән өйрәнә, Николай Соснинны һәм Шамил Мөхәммәдиевны остазлары дип саный.

Үзе кинофильмнар карарга яратамы соң ул? Билгеле, телевизорны еш кабыза. “Табор уходит в небо”, “Есения” фильмнарын гел караса да, алардан туймый. Дөрес, кинозалларда күп халык белән һәм  телевизордан карау бер түгел инде. Киң экрандагы сюжетлар кызык, истә кала, дәртләндерә, хисләндерә.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев