Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән урманчыларына Казаннан да бүләкләрне күп җибәргәннәр

Хезмәткә – хөрмәт

Финанс-икътисад өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чирмешән урманчылыгының элеккеге баш бухгалтеры Гүзәл Габбас кызы Сафиуллинага Татарстан Республикасының “За доблестный труд” медале тапшырылды.

Урманчылык өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен Светлогорск участок урманчылыгының урман мастеры Искәндәр Исмәгыйль улы Кубиев ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чирмешән урман хуҗалыгының мастеры Ирина Степановна Шиповаловага, Чирмешән урманчылыгы бухгалтеры Алевтина Олеговна Андреевага, Чирмешән урман хуҗалыгы эшчесе Николай Александрович Жестковка, Казанка урманчылыгының урман мастеры Алексей Михайлович Скворцовка, Светлогорск урманчылыгының урман мастеры Искәндәр Исмәгыйль улы Гатинга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чирмешән урманчылыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Ләйсән Зөфәр кызы Глүмованы һәм Чирмешән урманчылыгы машина йөртүчесе Газинур Хөббетдин улы Таһировны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев