Чирмешән урманчылары ветераннарын онытмыйлар
Безнең якташлар

Чирмешән урманчылары ветераннарын онытмыйлар

Бу яртыеллыкта алар дүрт хезмәттәшләрен сөендерделәр.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективлары үзләрендә эшләгән ветераннарга бүләк ясадылар – “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газеталарына икенче яртыеллыкка подписка квитанцияләре тапшырдылар.

- Озак еллар урманчы булып эшләгән тыл хезмәтчәне Стефан Романовны, Яңа Элмәлегә барып, Бөек Җиңү көне белән котладык, газетага подписка белән бергә күчтәнәчләр дә тапшырдык, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Форсаттан файдаланып, ветераныбызның хәлен дә белеп кайттык.

Бу елның соңгы алты аенда Светлогорскида яшәүче Самат Мортазин, Чирмешәннән Николай Суворов һәм Иван Степановлар да Чирмешән урманчылары бүләк иткән “Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан” газеталарын укып, район яңалыклары белән танышачаклар.

Алмаз Мотыйгуллин фотолары

 


Нет комментариев