Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының иң өлкән акушерына – 90 яшь

Районның иң өлкән акушеры – Надежда Бочкарева юбилеен билгеләп үтте.

Эшләгән елларын сагынып искә ала (газета)Әлмәт районы кызы Надежда Арсентьевна яшьтән үк медицина хезмәткәре булу, авыруларга ярдәм итү турында хыяллана. Һөнәр үзләштергән яшь белгечне юллама буенча Шешминка авылындагы врачлык амбулаториясенә эшкә  җибәрәләр. Яшь белгеч авыл егете Николай Ильичка тормышка чыгып, шунда төпләнеп кала. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Надежда Арсентьевна күптән лаеклы ялда булса да, үзенең яраткан эше белән әле дә кызыксына, мәкаләләр, китаплар, газеталар укый, акушерлык темасы буенча фикер алышырга ярата.

Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов Надежда Бочкареваны юбилее белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Айбатов исеменнән котлау ирештерде, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

фото

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев