Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында туган, сугышта хәбәрсез югалган тагын 14 солдат туганнары янына “кайтты”

Кече Чегодай авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалган Федор Васильевич Александровның Санкт-Петербург шәһәрендә җирләнүе ачыкланды. Яшьләрнең ял итү үзәгендә узган чарага, бу хактагы таныклыкны (извещение) алырга, аның кызлары һәм оныклары килгән.

Федор Александров сугышка 1941 елның көзендә алына. Хатыны Анна Андреевна дүрт бала белән кала, олысына – 11, ә бәләкәенә әле бер яшь кенә була. Әтисен фоторәсемнән генә күреп белгән әлеге кызга – Маргарита Савелькинага инде 82 яшь.

Әтисе фронтка киткәндә 7 яшендә булган Раиса Тряева бу хәбәрне 81 ел көткән.

-Әни 75 яшендә вафат булды, үлгәнче әтидән хәбәр көтте. Күзләрен мәңгелеккә йомганда да: “Кызым, әтиегез турында хәбәрне, бәлки, сез ишетерсез әле,” – диде. Менә ул көн килеп җитте, әтиебезнең кабере кайда икәнен белдек, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде 88 яшьлек Раиса Федоровна. – Дөрес, без инде андый ерак юлга чыгарлык яшьтә түгел, бәлки балаларыбыз, оныкларыбыз бабаларының каберен күреп кайта алыр. Әтидән бары өч хат килеп калды, соңгысында “сугышка керәбез” дип язган иде, декабрь аенда һәлак булган икән.

Әлеге чарага бабайлары, абыйлары, туганнары хакында таныклык алырга килгән башкаларның да күзләре яшьләнде. Хәбәрсез югалган солдатларның күбесенә нибары 20 яшь булган.

Сугыш үткән урыннарда казу эшләре алып баручылар безнең районнан яуга китеп, хәбәрсез югалган 607 якташыбызның кайда җирләнүләрен ачыклаганнар. Ике елда шуларның 110сының туганнары, якыннары табылган. Бу чарада да хәбәрсез югалган дип саналган тагын 14 фронтовикны якыннары “тапкан”.

Лашман авылыннан Фидания апа Нуруллина әтисе Әсхәт Газыймҗан улы Гыйматдинов сугышка киткәндә әнисенең карынында гына кала. Ветеран якын кешесен фоторәсем буенча гына белә.

-Улым Фаяз бабасына охшаган. Әти 1942нче елның кышында фронтка киткән, ә мин 1943 елның маенда дөньяга килгәнмен, – дип сөйләде 79 яшьлек Фидания апа. – Ул 1943 елның июлендә Украинада Житомир өлкәсендә һәлак булган. Бу көнне гомерем буе көттем, газиз кешебезне күп еллар эзләттек, насыйп булгач, үзем исән вакытта әлеге хәбәрне алдым. Шундый зур эш башкаручы эзтабарларга зур рәхмәт.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев