Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларыбыз белән күрешеп кайтты

Район делегациясе, Казан танк училищесы полигонында һәм “Казан Экспо”да булып, мобилизацияләнгән якташларыбыз белән күрешеп кайтты.

– Үзегезгә яки якыннарыгызга кагылышлы  сорауларыгыз бар икән, аларны безгә дә җиткерегез, хәл итү юлларын табарбыз, - диде делегация җитәкчесе Рамил Айбатов. –Авыр, билгеле, егетләр, түзегез, үзегезне саклагыз. Барысы да яхшы булыр.

 

– Чирмешән йөзенә кызыллык китермәбез, бездән тиешен эшләрбез, - диделәр егетләр. – Монда безне яхшы ашаталар, ял итү өчен бөтен шартлар бар. Вакытыбыз бушка узмый, өйрәнүләрдә сугыш осталыгын арттырабыз, корал куллану күнекмәләрен кабат искә төшерәбез.

Мобилизацияләнгән якташларыбыз шәхси сорауларын монда килгән җитәкчеләргә юлладылар. Алар игътибарсыз калмаячак. Махсус операция кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган чирмешәнлеләрне бүләкләр биреп тә сөендерделәр. Күчтәнәч пакетларга тушенка, дарулар, рация, төрле авыллар хатын-кызлары бәйләп җибәргән җылы оекбашлар һәм бияләйләр, шәхси гигиена әйберләре, башка кирәк-ярак куелган иде. Чирмешәнлеләр алып барган бавырсак, пироглар, каклаган каз, ипи, вак бәлеш өчен, кайгыртулары өчен, мобилизацияләнгән якташларыбыз рәхмәт әйтеп калдылар.

Сүз уңаеннан, бүләкләр алуга дистәләгән кешенең, оешмаларның, эшкуарларның өлеше кергән.

Район делегациясе полигонга һәм “Казан Экспо”га инде өченче тапкыр барды. Бу юлы әлеге чарада чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнаштылар, теләкләрен җиткерделәр.

Тизрәк тынычлык урнашып, килешү юлы табылсын иде. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, якташлар!

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев