Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе уналты якташын “Безнең Чирмешән”гә яздырды
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Түбән Кәминкәдән тугыз авылдашын һәм башка авыллардан тагын җиде якташыбызны район газетасына яздырды.
Шулай итеп, “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылган җитәкченең бүләк газетасын 2025 елның икенче яртысында Түбән Кәминкәдән Минхәят Сәгъдиева, Сәгадәт Мостафина, Сания Гайнуллина, Асия Сабирова, Мөнирә Җамалетдинова, Тәнзилә Мәссарова, Кадрия Мостафина, Рифкать Минхәеров, Миңсылу Закирова, Ивашкинодан Ольга Иппалитова, Казанкадан Мария Казакова, Лашманнан Фатыйма Гаффарова, Иске Котыштан Любовь Леушкина, Девичья Полянадан Владимир Комиссаров, Түбән Кармалкадан Мария Линева, Лагерка авылыннан Наталья Васильева укыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев