Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендә, район делегациясе махсус хәрби операциясе зонасына адреслы гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
Анда аларны Татарстан вәкилләре каршылаган һәм озатып йөргән. Берничә җирдә тукталганнар.
- Якташ егетләргә кирәк-ярак, азык-төлек, посылкалар алып бардык, - ди Рамил Тәлгать улы. –Аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләренә тапшырдык. Моның өчен рәхмәт белдерделәр, райондашларга сәлам әйтеп калдылар. Алар оптимистик рухта, якыннары белән аралашып торалар, җиңү яулап кайтачакларына ышаналар.
- Гуманитар ярдәм җыюда, озатуда катнашкан оешмаларга, җитәкчеләргә, халыкка зур рәхмәт, - диде район җитәкчесе, атналык пәнҗешәмбе планеркасында.
Айрат Сабиров фотосы
Нет комментариев