Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кадетлар мәктәбе укытучысы - әдәби марафон җиңүчесе

XXI #әдәбимарафон проекты финалына чыгучыларны «Пирамида» сараенда узган бүләкләү тантанасында безнең районнан бердән-бер якташыбыз Гөлнара Галимова да барган.

– Әлеге проектта инде өченче ел катнашам һәм гел финалга чыгам, - ди кадетлар-мәктәп интернатында татар теле һәм әдәбиятын укытучы Гөлнара Хаҗип кызы. – Ә бүләкләү тантанасында быел беренче тапкыр булдым. Ул искиткеч матур, истәлекле узды. Бүләкләр белән дә сөендерделәр. Гомумән, мин укырга бик яратам, аеруча татар әдәбиятын. Хәзер бит китапханәгә дә баруда кирәкми, төләсә нинди әсәрне интернеттан табып укып була.

Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укылган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һәм башка төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән, хатасыз язып урнаштырырга кирәк.

Марафонның финал өлешенә Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан барлыгы 700 ләп кеше чыккан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев