Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чумачкада татар җыры кунакларны елаткан

Чумачка авылында быел сиксәнләп кеше Латыйп бабалары нигезенә җыелган. Кунакларны хәтта интернет аша да барларга туры килә. Туганнар июль аенда ук очрашканнар. Бу күрешү турында очраклы рәвештә генә белеп алдык. Кызык тоелды, чөнки бер-берсе белән бер дә күрешмәгән, исемнәрен дә белешмәгән туган-тумача очрашкан бит. Латыйп бабайның улы Закирның сигез баласының...

Чумачка авылында быел сиксәнләп кеше Латыйп бабалары нигезенә җыелган. Кунакларны хәтта интернет аша да барларга туры килә.

Туганнар июль аенда ук очрашканнар. Бу күрешү турында очраклы рәвештә генә белеп алдык. Кызык тоелды, чөнки бер-берсе белән бер дә күрешмәгән, исемнәрен дә белешмәгән туган-тумача очрашкан бит. Латыйп бабайның улы Закирның сигез баласының тамырлары кая гына таралмаган икән. Татарстанны әйтмибез дә, Чумачкадагы бәйрәмгә Оренбург, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән туган-тумача җыелган.
-Латыйповлар нәселенең кайберләренә мәрхүм Яхъя абыйның улы Альберт белән интернет аша чыктык. Бер-беребезне беләсебез, аралашасыбыз килде, - ди очрашуны оештыручы, район үзәгендәге "Булгар" кибете хуҗасы Булат Латыйпов. - Хәзер бит әллә нинди заман: туганнар арасында аралашу аз. Урамда танымыйча узып киткән кеше синең якын кардәшең булып чыгарга мөмкин. Аралашсаң гына, туганлык ныгый ул.
Латыйповлар Чумачкада бабаларының бакчасында 15 метр озынлыкта өстәлләр куеп, табын корып, кече сабан туе ясаганнар. Шашлык та кыздырганнар, чүлмәк тә ватканнар. Хәтта 60-70 яшьлек бабайлар да капчык киеп йөгергән. Ә менә читтән кайтканнарга бигрәк тә татар бәлеше, бавырсак хуш килгән.
-Олыраклар гармунга кушылып, җырларны елый-елый тыңлады,- ди Булат Латыйпов. - Читтә гомер итеп, татар телен инде югалта башлаган яшьрәк ир-атлар да бабай нигезенә түбәтәйләр киеп кайткан. Әби-бабайлары телен бөтенләй аңламаган оныклар өчен телебез хәзер "калә-бәлә" тел түгел инде. Алар аның матурлыгын ишетеп китте. Бернинди хәмерсез, аракысыз үткәргән мәҗлес - барыбыз өчен дә онытылмаслык хатирә. Туганнарыбызга монда ничек яшәвебез, тормышыбыз бик ошады. Алар белән биш елдан тагын күрешергә сүз куештык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чумачка авылы Латыповлар