Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Светлана Селиванова табиб һөнәрен сайлаган

Быелгы чыгарылыш класс укучылары да хыялларын тормышка ашыру юнәлешендә бер адым алга атладылар дияргә мөмкин. Күпчелек үзләре сайлаган һөнәр буенча уку йортларына керде. Чирмешәннән Светлана Селиванова нәкъ үзе теләгән һөнәр буенча буенча укырга кергән - ул врач булачак. -Миңа яшьтән үк врач һөнәре ошый иде, шуңа химия, биология фәннәрен тирәнтен...

Быелгы чыгарылыш класс укучылары да хыялларын тормышка ашыру юнәлешендә бер адым алга атладылар дияргә мөмкин. Күпчелек үзләре сайлаган һөнәр буенча уку йортларына керде.

Чирмешәннән Светлана Селиванова нәкъ үзе теләгән һөнәр буенча буенча укырга кергән - ул врач булачак.
-Миңа яшьтән үк врач һөнәре ошый иде, шуңа химия, биология фәннәрен тирәнтен үзләштерергә тырыштым, гомумән, бу фәннәр миңа ансат та бирелде, - ди Светлана. - Мин инде Казан дәүләт медицина университетының педиатрия бүлеге студенты. Мөмкинлектән файдаланып, мәктәп укучыларына шундый киңәш тә бирәсем килә: үзегезнең нинди юнәлештә китәсегезне алдан уйлап, шул фәннәрне тырышып үзләштерегез. Уку елы дәвамында барлык темаларны да өйрәнеп барсаң, бердәм дәүләт имтихана әзерләнгәндә кабатлап кына чыгарга туры килә. Ә имтихан вакытында дулкынмаска кирәк, белгәннәр искә төшә ул.
Якташыбыз бердәм дәүләт имтиханнарында өч фәннән (рус теле, химия, биология) 230 балл җыйган. Светлана районнан бирелгән максатчан юллама буенча укырга кергән, һөнәр үзләштергәч, үзебезгә эшкә кайтырга бик теләп ризалашкан.
-Имтиханнарга әзерләнергә булышкан укытучыларым Вера Васильевна Кузьминага, Һади Гарифович Гомәровка, Любовь Ивановна Барабашкинага бик зур рәхмәт, минем уңышларымда аларның да өлешләре бар, - ди С. Селиванова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы врач һөнәре