Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Марат Исхаков Курганда хезмәттәше белән очрашты

Быел Курган өлкәсенә, Сабан туена барырга булгач, Чирмешәндә яшәүче Марат Исхаков икеләтә дулкынлана. Бу юлы ничек тә армиядәге служагы Александр Ветошкинны күреп кайтырга максат куя. Менә ул Сашаның туган авылы - Кушма. Шумиха шәһәрендә тукталу белән Марат туп-туры шунда юнәлде. Зур, мәһабәт чиркәүдән соң узган урам юлыннан барганда очраган беренче...

Быел Курган өлкәсенә, Сабан туена барырга булгач, Чирмешәндә яшәүче Марат Исхаков икеләтә дулкынлана. Бу юлы ничек тә армиядәге служагы Александр Ветошкинны күреп кайтырга максат куя.

Менә ул Сашаның туган авылы - Кушма. Шумиха шәһәрендә тукталу белән Марат туп-туры шунда юнәлде. Зур, мәһабәт чиркәүдән соң узган урам юлыннан барганда очраган беренче кеше әйтүенчә, Сашаның нәкъ авылга кайткан чагы икән.
Служаклар әүвәл бер-берсенә карашып алды. Дөресен әйтергә кирәк, бер-берсен танымауларын аңлап була. 22 ел күрешмәгәннәр бит, икесе дә кырыкны узганнар, инде чәчләре дә чалара башлаган, гәүдәгә үскән, бераз олыгайган ир-егетләр. Аннары, билгеле, сөйләшер сүзләре бетмәде. Кич белән Марат кабат Кушмада иде. Александр аны ашка дәшкән. Өстәл артында Чечняда үткән көннәр, минутлар хәтердә яңарды. Барын да искә төшерделәр бергә төрле хәрби операцияләрдә катнашкан фронтовиклар. Командирларын да, хезмәттәш дусларын да барладылар.
... Грозный янында бер колоннаны озата барганда, БМПга утырган элемтәче Марат Исхаковка пуля эләгә, аягын яралый. Аны шул хәлдә нәкъ менә Александр Ветошкин һәм башка кайбер хезмәттәшләре носилкага салып госпитальгә озаталар. Марат берничә ай дәвалангач, Чирмешәнгә кайта. Бүген дә шунда яши, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә.
Көрәшче буларак, Марат Исхаков Курган өлкә Сабан туена көрәш буенча хөкемдар итеп билгеләнде.
Ә Александр Ветошкин армиядән соң, өйләнгәч, Курганда яши, Сургутта вахта ысулы эшли, нефтьче. Яллары вакытында туган авылына, әнисе янына кайта. Йортлары бик чиста, матур, бакчалары ялт итеп тора.
Инде Марат Исхаков хәрби хезмәттәшен Чирмешәнгә чакырды. Александрның хатыны, улы да Татарстанга килергә каршы түгел. Бер килгәч, Казанны да күрәселәре килә.
Рус егете Александр Ветошкин, татар егете Марат Исхаков хәзер элемтәне өзмиләр, күрешкәч, телефон номерларын алмаштылар. Ике дусның, ике ветеранның сөйләшер сүзләре бетмәде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Марат Исхаков Курган