Чирмешәннән Әлфирә Кәлимуллина 20 чиләк җиләк җыйган
Җиләк җыярга яратучылар бу көннәрдә әрәмә-калкулыкларны, урман аланнарын “атакалый”. Әнә район үзәгендә яшәүче Әлфирә Кәлимуллина иртәнге биштән үк шушы “эштә”, алты көндә 20 чиләкләп җиләк җыйган ул.
-Бик үк күп булмаса да, җиләк бар, эре. Әүвәл без Казанка якларына йөрдек, анда Чирмешән халкы күп җыя. Әле берничә көн Кармалка урманының “Шөгер тавы”н капшыйбыз – анда Әмирдән, Лашманнан җиләкчеләр күп килә, - ди Әлфирә ханым.
Якташыбыз җиләккә алты көн рәттән йөргән. Бүгенге уңышы - 5әр литрлы өч чиләк.
-Иртән җыю рәхәтрәк, җиләс, арытмаган була. Сәгать тугызларга кадәр җыям, аннан кызулата: чыдый торган түгел, йөрәкне дулата, алай да барыбер янә барасы килеп тора. Җиләкне үземә дә калдырам, сатам да, иренмәсәң, гаилә бюджетына азмы-күпме файда бит, - ди уңган хуҗабикә.
Аш-суга оста әңгәмәдәшем җиләкне чистартып кышкылыкка туңдыра. Я аны иттарткыч аша өч тапкыр чыгарып, 1 килограммга 700 грамм исәбеннән шикәр комы белән бутап, савытларга тутырып, туңдыргычка куя. Кышын бу, әлбәттә, бик тәмле ризык һәм менә дигән витамин.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев