Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән күп балалы Исмендеевлар киноны да бергәләп карарга ярата

“Гаилә” сүзе һәрберебез өчен нидер аңлата. Кемдер туганнарын күз алдына китерә, икенчеләр – үзенең тиң ярын.

Ирле-хатынлы Исмендеевлар 22 ел бергә гомер итәләр. Алар институтта укыганда танышканнар. Ирина тумышы белән Украинадан, ә Сергей – Чирмешән егете. Бу парның мәхәббәт җимешләре – биш балалары бар: Артур, Данил, игезәкләр Кирилл һәм Кристина, Даяна. Иң олы улларына 20 яшь, ә кече кызларына – 6.

2014 елда әлеге гаилә иркен, зур, затлы яңа өйгә күчкән, әле хәзер дә аны матурлыйлар. Әллә кайдан күренеп тора - булдыклы гаилә, мондый йорт өлгертү өчен күпме көч куярга кирәк бит!

Сергей район судында, ә Ирина мәгариф бүлегендә эшлиләр. Исмендеевларга балаларын үстерешергә әбиләре белән бабайлары да булыша. Күп балалы гаилә ташламаларга да ия.

Исмендеевларның олы уллары Артур һөнәр алган һәм Чирмешәндәге бер эшмәкәрдә эш тапкан. Уртанчы уллары Данил мәктәптә укый, көрәш һәм волейбол белән шөгыльләнә. Игезәкләр, 11 яшьлек Кирилл һәм Кристина, һәрвакыт бергә: мәктәптә дә, ял иткәндә дә, хәтта шахматны да бергә уйныйлар. Дөрес, әлегә Кирилл ешрак ота.

Кечкенә Даяна рәсем ясарга ярата һәм тиздән мәктәпкә керәчәк. Нәни Исмендеева бик аралашучан булып чыкты. Минем сорауларыма ул иң беренче җавап бирде. “Сезнең гаиләдә кем хуҗа?” - дигән соравыма да, Даяна озак та уйламыйча: “Әти инде”, - дип җавап бирде.

Балалар әти-әниләренә өйдә, бакчада булышалар, бүлү юк, һәрберсен бергә башкарырга тырышалар. Бергәләп кинолар карау – Исмендеевларның иң яраткан шөгыле.

Балалары күп булса да, аларның өендә тәртип һәм чисталык хөкем сөрә.

Бүген бала үстерү ансат түгел, кайбер гаиләләр өчен бер бала – норма сыман. Мин күп балалы әнидән шул хакта кызыксындым, “Кыен түгелме?” – дидем.

-Әүвәл икене таптым, аннан игезәкләр туды, аннан соң бишенчесен алып кайтудан курыкмадым инде. Кыенлыклар була инде, ул кемдә юк, әмма балалар үсә төшкәч, авырлыклар бетә, онытыла. Олырак балалар кечеләрен үстерешерә, дәресләрен карашалар, бергә уйныйлар,  - диде Ирина.

Исмендеевларның зур, тату гаиләсе күпләргә үрнәк. Бу гаилә бәхетенең сере нидә икән соң?

-Аңлашучанлык, бер-береңә таяныч булу һәм, әлбәттә, балалар. Балаларсыз бер дә кызык булмас иде, - диләр Исмендеевлар.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев