Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән 90 яшьлек Рәхимә апа газета укырга ярата

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Рәхимә апа Шәфыйкова картаерга ашыкмый, газеталарның татар телендәгеләрен генә түгел, ә русчаларын да күзлексез укып чыга. Телевизорны да карап, дөнья яңалыклары белән танышып тора. -Мин газеталарны беренче биттеннән алып соңгысына кадәр укып чыгам, район газетасын да яратып укыйм, - ди Рәхимә әби. - Андагы котлауларны,...

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Рәхимә апа Шәфыйкова картаерга ашыкмый, газеталарның татар телендәгеләрен генә түгел, ә русчаларын да күзлексез укып чыга. Телевизорны да карап, дөнья яңалыклары белән танышып тора.

-Мин газеталарны беренче биттеннән алып соңгысына кадәр укып чыгам, район газетасын да яратып укыйм, - ди Рәхимә әби. - Андагы котлауларны, хәтта игъланнарны да карап чыгам. Дөрес, хәзер инде таныш исем - фамилияләрне очратканым юк. Шулай да район хәбәрләрен белеп торам.
Иске Үтәмеш авылында ишле гаиләдә туып үскән Рәхимә гомере буе колхозда эшләгән. Ирләр сугышка китеп беткәч, ул, башка хатын-кызлар кебек, иң авыр эшләрне башкара. Урман да кисә, корчаңгылы атлар җигеп, җир дә сөрә. Сугыштан соң аны Казанга агрономга укырга җибәрәләр. Һөнәр алган яшь белгечне Кармыш авылына эшкә юнәлдергәннәр. Биредә ул Бәркәтә егете Рәхимҗанны очрата, яшьләр гаилә коралар. 17 ел элек ире баккыйлыкка күчкән. Рәхимә апага бәхетле өч бала әнисе булырга да насыйп булган. Бүген әбинең бер улы Сарманда, төпчек кызы Әлмәттә яши. Үзе олы кызы Рәхилә, кияве Гайсә хөрмәтләрен тоеп, район үзәгендә көн күрә.
-Тормышым Аллага шөкер, зарланырга урын юк. Балаларым, оныкларым да гел мине кайгыртып торалар, - ди әби.- Әле менә бүген дә иртән үк шалтыратып, туган көнем белән котладылар. Бәркәтәдә гомер иткән күршеләрем дә онытмыйлар, алар да гел хәлемне беләләр.
Якташыбызны 90 яшьлек юбилее белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да котлады. Ул Россия Президенты котлавын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы котлау юбиляры