Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең полиция бүлекчәсе начальнигы Дагыстанга китте

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов Дагыстан республикасына алты айга хәрби командировкага китте.

Юлдус Госман улының 16 июньдә, туган көне дә икән. Аңа 38 яшь тулды. Шулай итеп, быел ул үзенең гомер бәйрәмен яңа эш урынында уздырган.

Полиция бүлекчәсе коллективы Төньяк Кавказга тагын бер хезмәттәшләрен -  участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаган эшләр буенча бүләкчә начальнигы Марат Сабировны да командировкага озатканнар.

Райондашларыбыз, башка кайбер татарстанлылар белән бергә,  Дагыстанның Унцукул районындагы Шамилькалада хезмәт итүче республикадан яңа елга кадәр киткән отрядны алмаштырачаклар. Шушы көннәрдә Чирмешәнгә анда командировкада булган якташыбыз - җинаятьләр эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры  Илнар Җиһаншин кайтып җитәргә тиеш.

Сүз уңаеннан, Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча начальник урынбасары, полиция подполковнигы Хәлил Шарапов башкарачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X