Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең мәгариф бүлегендә 35 ел инспектор булып эшләгән Йосыф Салиховка 90 яшь тулды

Район мәгариф бүлегендә 35 ел инспектор булып эшләгән Йосыф Салихов 90 яшьлек юбилеен элеккеге хезмәттәшләре һәм хатыны, балалары белән бергә ресторанда билгеләп үтте.

Сугыштан соңгы авыр елларда мәгариф өлкәсендә укытучылар җитешми, шуңа да эшкә мәктәпне тәмамлаучы егетләрне һәм кызларны билгеләгәннәр. Яхшы билгеләргә генә укыган Йосыфны Бәркәтә мәктәбенә җибәрәләр. 70 елдан күбрәк вакыт узса да, ул әле дә беренче эш көнен яхшы хәтерли.

-Миңа 4 нче сыйныфны бирделәр. Анда, сугыш елларында укымыйча калган, төрле яшьтәге балаларны җыйганнар, - дип ул чакны искә төшерде ветеран. – Башта, билгеле, алар мине тыңламадылар, бара-тора уртак тел таптык, дуслаштык.

Армиядә хезмәт итеп кайткан якташыбыз, читтән торып педагогига институтына укырга керә. Югары Чегодай, Югары Кәминкә мәктәпләрендә белем бирә. Яшь белгеч үзен яхшы яктан күрсәтә. Белемле, актив, җаваплы педагогны район мәгариф бүлеге мөдире Тәлгать Рәхимҗанов та күреп ала һәм мәгариф бүлегенә инспектор эшенә чакыра.

Безнең районга эшкә җибәрелгән татар теле укытучысы Вәсиләне Йосыф Юныс улы беренче күрүдән үк ошата.

-Аны Бәркәтә мәктәбенә җибәрделәр. Мин инде. кирәксә дә, кирәкмәсә дә, гел анда юл тоттым, Тәлгать Рәхимҗанович та  моны сизеп алды. “Йосыф, Бәркәтәгә барып киләсе бар иде”, - дип мине, төрле сәбәп табып, шунда озата башлады, - дип дәвам итте сүзен юбиляр. – Салкын кыш аенда без Вәсилә белән кавыштык һәм менә инде 50 елдан күбрәк бергә матур гомер итәбез.

Салиховлар ике бала үстергәннәр, өч оныклары бар.

-Әтинең беркайчан да безгә тавыш күтәргәне булмады, - ди әтисенең юбилеена кайткан улы Илдар. – Ул тормыш сөючән, позитив кеше. Без аңардан үрнәк алып яшибез.

Юбилейга килгән хезмәттәшләре дә Йосыф абый белән эшләгән елларны искә төшереп утырдылар. Аның гел оптимист, тәрбияле, белемле икәнлеген ассызыкладылар һәм киләчәктә дә шундый булып калуын теләделәр.  

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллина юбилярга Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерде. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова да хөрмәтле ветеранны районның барлык укытучылары исеменнән котлап, шулай ук.бүләк тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев