Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләргә район башлыгы бүләкләр тапшырды

Матбугат чараларын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм күп еллар нәтиҗәле хезмәте өчен "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы баш редакторының урынбасары - җаваплы секретарь Талипова Кәримә Гариф кызына "ТР матбугат һәм массакүләм коммуникация чараларының атказанган хезмәткәре" исеме бирелде. Районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, күп еллар намуслы эшләгәннәре өчен, муниципаль...

Матбугат чараларын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне һәм күп еллар нәтиҗәле хезмәте өчен "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы баш редакторының урынбасары - җаваплы секретарь Талипова Кәримә Гариф кызына "ТР матбугат һәм массакүләм коммуникация чараларының атказанган хезмәткәре" исеме бирелде.

Районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, күп еллар намуслы эшләгәннәре өчен, муниципаль район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Игнатьева Маргарита Владимировна;
"Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе" ҖЧҖнең баш бухгалтеры Гатауллина Рәсимә Юныс кызы;
Чирмешән газ хезмәтенең өлкән мастеры Минханов Илгизәр Исмәгыйль улы;
РФ Пенсия фондының район идарәсе финанс-икътисад белгече Идрисова Асия Әбүзәр кызы Чирмешән муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, күп еллар намуслы эшләгәннәре өчен, РФ Пенсия фондының район идарәсе пенсия түләү һәм билгеләү бүлеге начальнигы Васильев Михаил Николаевич, иминият кертемнәре белән идарә итү төркеме җитәкчесе Гатина Лилия Сәүбан кызы; пенсия түләү һәм билгеләү белгече Портнова Любовь Александровна;
"Строитель" ҖЧҖе директоры Хәммәтгалимов Ривкать Сәлимҗан улы Чирмешән районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район башлыгы Мактау грамотасы