Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр “Якыннарыңны яздыр!“ акциясенә кушыла

Чирмешәндә яшәүче Миннурый Никифорова инде сигез ел "Сөембикә" җурналына үзе дә языла һәм Приморье краенда яшәүче Мәдинә апасына да яздырып кына калмый, ә ай саен журналның һәр номерын махсус бандероль белән почта аша җибәрә. Майның соңгы көннәрендә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Якыннарыңны яздыр!" дигән акция игълан итте. Аның кысаларында һәр кеше...

Чирмешәндә яшәүче Миннурый Никифорова инде сигез ел "Сөембикә" җурналына үзе дә языла һәм Приморье краенда яшәүче Мәдинә апасына да яздырып кына калмый, ә ай саен журналның һәр номерын махсус бандероль белән почта аша җибәрә.

Майның соңгы көннәрендә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Якыннарыңны яздыр!" дигән акция игълан итте. Аның кысаларында һәр кеше әти - әнисенә, якыннарына матбугат басмалары яздырып, аларга бүләк ясый ала. Миннурый апа читтә яшәүче туганын инде сигез ел "Сөембикә" журналы белән сөендерә.
-Элек тә "Азат хатын" җурналын яратып укый идем, яңа исем астында чыга башлагач та, аңа язылмыйча калганым юк, -ди якташыбыз.- Анда мәгълүмат бик күп бирелә. Республика тормышы яктыртыла, читтә яшәүче татарларның язмышы турында да еш язалар, хуҗабикәләргә киңәшләр дә бирәләр. Апам да "Сөембикә"нең һәр номерын көтеп ала, игътибар белән укый. Телефоннан сөйләшкәндә, кайбер мәкаләләр буенча фикер дә алышабыз. Дөрес, журналның ошамаган ягы да бар - язмаларны нишләптер төсле фонда урнаштыралар, укырга авыр.
Сүз уңаеннан, газета - журналларга туганнарны гына түгел, башка кешеләрне дә яздырырга мөмкин. "Мәрхәмәтле йөрәк" социаль үзәгеннән хәбәр итүләренчә, район оешмалары җитәкчеләре матди ярдәмгә мохтаҗларга, сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, барлыгы 100 кешегә, хәйрия ярдәме күрсәтеп алдагы ярты елга район газетасына яздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы татмедиа Якыннарыңны яздыр матбугатка язылу вакыты

2
X