Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Җәмиловларда зур шатлык

Чирмешән егете Наил Җәмилов Түбән Новгород шәһәрендә, артиллерия бригадасында хезмәт итеп, туган ягына әйләнеп кайткан. Үткән елның 12 маенда хәрби бурычын үтәргә киткән егет нәкъ бер елдан исән-сау туганнары белән очраша. Хезмәттә үзен яхшы яктан гына күрсәткән якташыбызның әти-әнисенә бригада командирыннан Рәхмәт хаты да килеп төшә. Ата-ана өчен тагын бер...

Чирмешән егете Наил Җәмилов Түбән Новгород шәһәрендә, артиллерия бригадасында хезмәт итеп, туган ягына әйләнеп кайткан.

Үткән елның 12 маенда хәрби бурычын үтәргә киткән егет нәкъ бер елдан исән-сау туганнары белән очраша. Хезмәттә үзен яхшы яктан гына күрсәткән якташыбызның әти-әнисенә бригада командирыннан Рәхмәт хаты да килеп төшә. Ата-ана өчен тагын бер куаныч бу.
"Галимҗан Мингали улы һәм Гөлүсә Рафик кызы!
Россия гражданины - лаеклы сугышчы тәрбияләгән өчен сезгә зур рәхмәт.
Сезнең улыгыз - белемле һәм тәртипле солдат, хәрби коралны һәм техниканы яхшы белә, бригада тормышында актив катнаша. Үрнәк хезмәте белән командирларының хөрмәтен һәм хезмәттәшләре арасында авторитет яулады. Аның киләчәктә дә күпләргә үрнәк булуына ышанабыз."
Наил хәрби бурычын үтәп кайткач та өйдә озак тоткарланмый, ял итеп тормый, армиягә кадәр урнашкан оешмага (Әлмәткә) барып эшкә дә керешә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы рәхмәт хаты солдатлар

2
X