Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Алешаны 5 яшь тулуы белән котларга аниматор да килгән

“Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Чирмешәннән Алексей Уразаевка көтелмәгән бүләк ясадылар. Алешаны 5 яшь тулуы белән котларга аниматор да килде.

Ул бу көнне бүләкләргә күмелде дисәң дә ялгыш булмас. Мөмкинлеге чикле малайның шатлыгын, кичерешләрен сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел.

-Улыма мин мондый бәйрәм оештыра алмас идем, безгә һәм Алешага кабатланмас куанычлар бүләк иткән район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәт, - ди баланың әнисе Татьяна Уразаева.

Алешага туган көнендә уенчыкның ниндиләрен генә бирмәделәр, исемле торт үзе бер сюрприз булды. Аниматор берсеннән-берсе кызыклы уеннар тәкъдим итте.

Алеша тумыштан инвалид, әбисе Татьяна Миронова һәм әнисе белән яши, “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнә.

-Сөйләшүе авыррак булса да, ул бик башлы, хәрефләр дә өйрәнә, телефонда без белмәгәннәрне дә белә, - ди Татьяна Николаевна.

Район социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре “Балаларга - ирекле ярдәм итүчеләр” (“Добровольцы – детям”) акциясе кысаларында ай саен авыр тормыш хәлендәге берәр сабыйны шулай шатландыралар.

-Бу инде традициягә әйләнде дисәк тә ярыйдыр. Без үзебезнең махсус группабызны да булдырдык. Рәхмәт, арабызда изге күңелле кешеләр күп икән, районда балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр саны көннән-көн арта, - ди бүлекчәнең социаль педагогы Людмила Малешина. - Чирмешәннән Римма Әхмәтшина балаларга тортлар пешерә, Әккәрәйдән Галина Маркелова шарлар бүләк итә, Агриппина Рыбакова балаларны төрле уеннар белән мавыктыра. Бүген яңа иганәчеләребез дә кушылды, Зилә Латыйпова һәм Гүзәл Шәйхетдиновалар да бүләкләр алып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев